Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хезмәт тәрбиясе ни хәлдә

. 5 нче сыйныфта укучы оныгым мәктәптән кайтып керде дә :"Дәү әни ,синдә бияләй бәйли торган энәләр бармы?Иртәгә технология дәресенә кирәк булачак иде,"-ди.Гаҗәпләнеп:"Нәрсәгә ул сина, егет кешегә?"-дип сорыйм.Ул исе дә китми :"Бәйләргә өйрәнәбез ,"-дип җавап бирә.Әстәгафирулла ,үзгәрсә дә үзгәрер икән замана.Мәктәптә укытып пенсиягә чыкканга байтак еллар үткән ,хәзер хезмәт укыту...

.
5 нче сыйныфта укучы оныгым мәктәптән кайтып керде дә :"Дәү әни ,синдә бияләй бәйли торган энәләр бармы?Иртәгә технология дәресенә кирәк булачак иде,"-ди.Гаҗәпләнеп:"Нәрсәгә ул сина, егет кешегә?"-дип сорыйм.Ул исе дә китми :"Бәйләргә өйрәнәбез ,"-дип җавап бирә.Әстәгафирулла ,үзгәрсә дә үзгәрер икән замана.Мәктәптә укытып пенсиягә чыкканга байтак еллар үткән ,хәзер хезмәт укыту ,заман теле белән әйтсәк -"технология"ничегрәк икән дип кызыксына башладым.Башлангыч сыйныфларда малайларга да,кызларга да тегү,чигү,бәйләү,макраме,ябыштыру,кисү,аппликация һ.б. шундый кунегүләр бирелә икән.5 сыйныфтан башлап малайларга столярлык ,металлэшкәртү,станокларда эшләү күнекмәләре,кызларга пешерү,кисү-тегү,бәйләу,декоратив-гамәли сәнгать(мәсәлән,бисер белән эшләү )һ.б. башка белән шөгылҗләнү каралган .Технология атнага 2 сәгать,8 нче сыйныфта 1 сәгать керә.9-11 дә ул ботенләй укытылмый.Гомеремнең куп өлешен авыл мәктәбендә уткәргәнлектән ,мине хезмәт тәрбиясе кызыксындыра.Хәзерге авылны шүрәле каргагандыр,ул акрынлап сүнеп бара, аның мәктәбендә дә балалар ел саен азая,күп сыйныфларда балалар саны унга да тулмый.Аларны технологиядән малайларга ,кызларга булеп укыту дәүләт кесәсенә суга икән бит.Чит илләрдән аласы дистәләгән млрд. доллар акчаны кичерә алган дәүләтебез ничек инде ,расход тотып,2-3 малайны гына столярлык эшенә ,станокта эшләргә өйрәтергә акча тапсын!?Шуңна күрә малайлар оек бәйләргә ,аш-су әзерләргә ,кису-тегү кебек эшләргә өйрәнергә мәҗбүр.Тормышта алары да кирәк.Ә менә дәүләтнең завод-фабрикага ,төзелешкә һәм башка урыннарга һөнәри кадрлар ,эшче куллар җитми, дип чаң сугуын ничек анларга?Баланы кечкенәдән күнектермәсәк ,зурайгач ул бу эшләргә "пошёл к чёрту" дип карыячак бит.
Без олыгайгач үткәннәрне искә төшерергә, гомер йомгагын сутәргә яратабыз. Туган мәктәбемә кайтып укыта башлаган 70-80 еллар искә төшә. Олы Мәңгәр урта мәктәбе хезмәт тәрбиясе, профориентация биру буенча районда лидер. Анда хезмәт укыту фәненен фанаты Шәйхетдинов Галятдин абый эшли. Ул җиһазлаган машиноведение кабинеты узе бер мохҗиза. Ишек төбеннән алып, коридор, 2 зур булмәнең стеналары трактор, комбайн, авыл хуҗалыгы машиналарының йөзләгән укыту таблицалары, стена буендагы стеллажларда, шкафларда санап бетергесез, чистартылган, карага буялган детальләр, узеллар белән җиһазланган. Ул гына җитми, Галятдин ага, ишектән сыймагач, кирпеч стенаның бер өлешен сүттереп, үз аягы белэн Т-54 тракторын кабинетка кертеп урнаштыра. Кабинетта с анап бетергесез диафильмнар, кинофильмнар, куп төрле техник чаралар да урын алган. Тәрәзә төпләрендә чәчәк атып утыручы гөлләр, зэвыкълы тәрәзә пәрдәләре. Хезмәт укытуга игътибар зур,ул атнага 4 сәгать керэ. Егетләр трактор, комбайн, авыл
хуҗалыгы машиналарын тирәнтен өйрәнәләр.Мэктэп интернаты ишек алдында трактородром ясалып,укучылар, инструктор күзәтүе астында, төрле маркалы тракторларда практик йөрү күнекмәләре алалар,мәктәп бетергәндә районда имтихан тапшырып,"сельский механизатор" таныклыгы алып чыгалар.Бу таныклык белән алар "Чулпан" һәм Жданов ис. колхозларның механизаторлар сафын тулыландырып торалар иде.Моннан тыш Галятдин абый кичлэрен автомобиль курслары оештырып,Мәңгәр һәм күрше-тирә авылларның күп кенә ир-егетләрен правалы итте.
Мәктэптэ тракторда йөрү,эшләү күнекмәләре яхшы бирелә,укучылар арасында сука ярышлары ел саен үткәрелә иде.Хәтеремдә,мәктәп укучысы Зиганшина Фәгыйлә сука ярышында Татарстан чемпионы булып,республика данын Ростов-Дон шәһәрендәге Русия бәйгесендә дә уңышлы яклады.
Өлкән сыйныф кызларына терлекчелек нигезләрен ветеринария врачы,мәктәпнең биолгия укытучысы Хафизов Ренат укытты.Кызлар мәктәптә алган теоретик белемнәрен практикада ныгыталар,аларның һәрберсе "Чулпан"колхозы сыер савучыларына беркетелеп,алар янында практик күнекмәләр алалар ,кирәк булганда аларны алмаштыралар да иде.Моннан тыш мәктәп,колхозныңбер симерту группасын алып,үгезләрне дәүләткә симертеп тапшыра иде.Укучыларфермага график буенча эшкә йөрделәр.Кызлар сыер саву аппаратын биш бармаклары кебек беләләр.Аны тизлеккә сутеп-җыю буенча район ярышларында гел алдынгы урынннарны яулыйлар иде.
Мәктәптә бик яхшы профориентация какбинеты җиһазланды.Анда һәр профессия,һәр уку йорты турында белешмә алырга,авыл,район хезмәт алдынгылары белән танышырга була иде.
Мәктәптә "Хезмәт тәрбиясе һәм профориентаөия биру" темасы буенча район,республика семинарлары еш уткэрелде.Мәктәпнең укучылар производство бригадасы колхозга 10 гектар мәйданда азык чөгендере үстереп бирә,колхозга җитәрлек чөгендер орлыгы да әзерли иде.
Кызганыч, болар барсы даҗ тарихта гына калды. Хәзер мәктпәпнен машиноведение, профоректация, терлекчелек кабинетлары да, алар урнашкан биналар да юк инде. Галятдин ага да куптэн бакый дөньяга кучте, лэкин аны йөзәрләгән укучылары олы рәхмәт хисе, зур ихтирам белән искә алалар.
Элекке хезмәт тәрбиясе хәзер ярамыйдыр ахры, чөнки мәктәпләрдә аңа игътирам кимеде. Хәзер физик эшне яратмаган, телевизор, интернеттан җиңел, матур тормышны гына куреп, әхлаксызлыкны губка шикелле сеңдереп ускән буын формалаша. Ләкин бернәрсэгэ дә хезмәттән башка ирешеп булмаганлыкны хэзерге яшләргә сеңдерәсе иде. Бары тик хезмәттә генә кеше әхлаклы була ала. Ә хезмәт тәрбиясенә нигез бары тик гаиләдә генә салына. Хезмәт сөю, шәфкатьлелек, намуслылык шикелле сыйфатлар геннар белән күчми, моңа гаилә тәрбиясе белән генә ирешеп була. Әти-әнинен хезмәт сөюе, алар үрнәге балаларга иң нык тәэсир итә торган нәрсә. Кечкенәдән үк кешене эшкә кунектерергә кирәк. Малай әтисе, кыз бала әнисе янына катнашып, аз-азлап хезмәт кунекмәләре ала башларга тиеш. Кечкенәдән үк әтисе янында техника арасында кайнашкан, майга батып трактор, комбайн ремонтлашкан балалардан үскэч менә дигән тырыш, алдынгы маеханизаторлар чыгуын безнен колхоз мисалында купләп курсәтергә мөмкин. Хезмәткә хөрмәт, аңа мәхәббәт бары тик эш процессында гына формалаша. Теләсә нинди эш тә синнән, моңарчы эшли белмәгән нәрсәне өйрәнүне, көч сарыф итүне, ару, талчыгуны таләп итә. Кечкенә генә эш тә бала өчен зур шатлык чыганагы һәм аны һәрдаим мактап, үссендереп тору да кирэк. Баланы эшнен пычрагын да, чистасын да эшләргә өйрәтергә кирәк. Файдага булган эш игелекле була дигән уйны кечкенәдән балага төшендермәсәк, ул аксөяк, эштән чирканучы булып үсәчәк. Андыйларга гаиләдә дә, коллективта да бик кыенга туры киләчәк.
Хәзерге заманда хезмәт тәрбиясен балалар бакчасы, мәктәпкә генә калдыру зур ялгыш булыр иде. Ир балага бияләй энэлэре тоттыруны бер дә куңел өнәми бит. Ул кулына балта, чүкеч тотарга, узе әшләгән указка таягы, бәрәңге тукмагы белән горурланырга тиеш дип беләм мин. Малай кеше гаиләне туендыручы әти, кыз бала бала тәрбияләүче, гаилә учагын сүндермичә саклаучы әни булып формалашырга тиештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев