Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хезмәтне саклау буенча укулар уза

Хезмәтне саклау буенча укулар уза Җитештерү өлкәсенең төрле тармакларында ,авыл хуҗалыгы секторында хезмәтне саклау,тиешле хезмәт шартлары булдыру бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Соңгы еллардагы җитештерү өлкәсендәге травмалар статистикасы моны тагын бер кат раслый. Россия Федерациясенең 2013 нче елның 28 декабрендә кабул ителгән,2014 елның 1 январеннан гамәлгә кергән №426-ФЗ...

Хезмәтне саклау буенча укулар уза

Җитештерү өлкәсенең төрле тармакларында ,авыл хуҗалыгы секторында хезмәтне саклау,тиешле хезмәт шартлары булдыру бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Соңгы еллардагы җитештерү өлкәсендәге

травмалар статистикасы моны тагын бер кат раслый.

Россия Федерациясенең 2013 нче елның 28 декабрендә кабул ителгән,2014 елның 1 январеннан гамәлгә кергән №426-ФЗ "Хезмәт шартларына махсус бәя бирү"турындагы федераль законы хезмәтне саклау,хезмәт шартларын бәяләү мәсьәләләренә махсус таләпләр куя.

Мәсьәләнең әһәмиятен исәпкә алып,Әтнә муниципаль районында 2-4 февраль көннәрендә Профсоюзларның укыту-тикшерү үзәге тарафыннан

Хезмәтне саклау буенча укулар оештырылачак.Махсус әзерлек узу курсларына оешма җитәкчеләре,оешмаларның хезмәтне саклау буенча җаваплы вәкилләре чакырыла.

Өч көн дәвамында үзәк белгечләре хезмәтне саклау буенча укулар оештыра.Алган белемнәр буенча зачет бирелеп,укуларда катнашучыларга хезмәтне саклау буенча махсус әзерлек узуы турында дәүләт стандартына

нигезләнгән документ-таныклык тапшырылачак. Профсоюзларның укыту-тикшерү үзәгенең гамәлдәге лицензиясе бар.

Укулар түләүле: 1 кешегә 1 мең 500 сум тәшкил итә.Шушы суммага хезмәтне саклау буенча норматив -методик җыентык бәһасе дә керә.

Укулар Олы Әтнә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар бинасының актлар залында узачак.Башлана 9.00 сәгатьтә

Профсоюзларның район координацион Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев