Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хәлләр уртача

Бүген социаль-икътисади өлкәдәге вәзгыятьне рейтинглар ярдәмендә чагылдыру бик популяр. Төрле күрсәткечләрне берләштереп, кимчелекле якларны билгеләргә, нәтиҗәле эшләүчеләрне ачыкларга ярдәм иткән графиклар төрле министрлык һәм ведомстволар тарафыннан төзелә. Шул рәвешле, тармакның торышын тулырак күзаллау мөмкинлеге туа. Республикабыз күләмендә медицина ярдәменең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек биргән рейтингны да барлык муниципаль берәмлекләр зур түземсезлек...

Бүген социаль-икътисади өлкәдәге вәзгыятьне рейтинглар ярдәмендә чагылдыру бик популяр. Төрле күрсәткечләрне берләштереп, кимчелекле якларны билгеләргә, нәтиҗәле эшләүчеләрне ачыкларга ярдәм иткән графиклар төрле министрлык һәм ведомстволар тарафыннан төзелә. Шул рәвешле, тармакның торышын тулырак күзаллау мөмкинлеге туа. Республикабыз күләмендә медицина ярдәменең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек биргән рейтингны да барлык муниципаль берәмлекләр зур түземсезлек белән көтә.


Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан республикабызның шәһәр-районнары буенча төзелгән рейтинг табибларның эшчәнлеген бик ачык чагылдыра. Демографик һәм икътисади күрсәткечләр ярдәмендә алдынгылар һәм койрыкта сөйрәлүчеләр ачыклана. Медицина тармагының торышын бәяләүнең мондый системасы республикабыз өчен яңалык түгел. Рейтинг муниципаль берәмлекләргә аеруча игътибар соралган якларны билгеләргә ярдәм итә.

Быелның 9 ае буенча рейтинг барлыгы 32 күрсәткечне игътибарга алып төзелгән. Беренче чиратта, табигый үсеш күрсәткечләре, туберкулездан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, инфаркт-инсульттан, хроник тын юллары, онкология чирләреннән һ.б. үлүчеләр исәбе, шулар арасында күпмесе хезмәткә яраклылык яшендә дөньядан киткәнлеге анализланган. Яңа туган сабыйлар һәм аналар үлеме - медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә бәя бирүдә мөһим факторлар. Бу күрсәткечләрдән чыгып, муниципаль берәмлекләргә баллар куелган.

Икътисади күрсәткечләрне белгечләр район хастаханәләре, поликлиникалары һәм "Ашыгыч ярдәм" хезмәте үз эшен план буенча ни дәрәҗәдә үтәве, табибларның һәм кече персоналның хезмәт хакы кебек саннарга карап бәяләгән.

Медицина учреждениеләренең нәтиҗәләрен бәяләгәндә исә, ел дәвамында хастаханә ятакларының пациентлар белән тулу дәрәҗәсе, флюрография һәм диспансеризация узучылар, социаль хезмәтләрдән баш тартучылар исәбе, медицина ярдәменнән канәгать булмаучылар һәм уңай фикер белдерүчеләр исәбенә таянганнар.

Әлеге күрсәткечләрне исәпкә алып тупланган баллар буенча муниципаль берәмлекләр арасында медицина хезмәтен күрсәтү юнәлешендә иң яхшылар, уртача эшләүчеләр, уртачадан түбәнрәк урында торучылар һәм эшчәнлеге канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмаган җирлекләр билгеләнгән.

Гомуми рейтингның башында торучылар - Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Арча, Алабуга һәм Питрәч районнары. Чаллы һәм Түбән Каманың иң югары баскычларны яулавы, билгеле, аларның халкы, нигездә, яшьләрдән торуга бәйле. 28 район уртача күрсәткечләргә ия. Кайбыч, Чирмешән, Чүпрәле, Сарман һәм Минзәлә уртачадан түбәнрәк нәтиҗәләр күрсәткән. Аксубай, Әлки, Кама Тамагы, Спас, Актаныш, Югары Ослан һәм Ютазы исемлекнең ахырында урнашкан. Казан гомуми рейтингта 13нче урынны яулаган.

Гомуми рейтингта шактый түбән баскычта урнашуга карамастан, аерым күрсәткечләре бик яхшы булган районнар да бар. Әйтик, Спас районында демографик күрсәткечләр түбән булса да, табиблар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча ул беренче өчлеккә кергән,дип яза intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев