Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Хризантемалар" пешерәләр

Кибеттә сатыла торган чүпрәсез катлы камыр 500 грамм, консервланган ананас (боҗрасыман), шикәр пудрасы, өстен майлар өчен йомырка, корица. Ананасны суыннан саркытып, киптереп алабыз да шикәр пудрасында ике ягын да әвәләп, 10 минутка калдырабыз. Камырны 0,3-0,4 см калынлыгында җәябез һәм 1 см тасмаларга кисәбез. 10 минут үткәч шикәрле ананасның ике ягына...

Кибеттә сатыла торган чүпрәсез катлы камыр 500 грамм, консервланган ананас (боҗрасыман), шикәр пудрасы, өстен майлар өчен йомырка, корица.
Ананасны суыннан саркытып, киптереп алабыз да шикәр пудрасында ике ягын да әвәләп, 10 минутка калдырабыз. Камырны 0,3-0,4 см калынлыгында җәябез һәм 1 см тасмаларга кисәбез. 10 минут үткәч шикәрле ананасның ике ягына да корица сибеп, камыр-тасмалар белән урыйбыз (уртадагы тишектән чыгарып). Өстен йомырка белән сылыйбыз. "Хризантемаларны" майланган табага тезеп җылытылган мичтә 25-30 минут чамасы пешерәбез. Суынгач шикәр пудрасы сибеп матурлыйбыз. Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев