Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнәдә Әхәт бар...”

"Аның командасы бар. Бик зур рәхмәт куйган хезмәтегезгә, киләчәктә дә шулай эшләрсез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырам..." Җомга көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган районыбызның 25 еллык юбилеенда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау-чыгышын тыңлаган һәркем әнә шул юлларны күңеленә сеңдергәндер. Ә чыгыш эчтэлекле, һәркем куанып, сокланырлык...

"Аның командасы бар. Бик зур рәхмәт куйган хезмәтегезгә, киләчәктә дә шулай эшләрсез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырам..."

Җомга көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган районыбызның 25 еллык юбилеенда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау-чыгышын тыңлаган һәркем әнә шул юлларны күңеленә сеңдергәндер. Ә чыгыш эчтэлекле, һәркем куанып, сокланырлык иде.

- Җөплөп-җөпләп Татарстанда булган хәлләрне, тарихны күрдек. Бик матур программа әзерләгәнсез. 25 ел элек Минтимер Шәймиев бик дөрес карар кабул иткән. Без ул вакытта Арчада эшли идек. Заманасы шундый иде инде аның, Советлар Союзы вакытында мөмкинлеге дә азрак иде. Әтнә районын оештыру дөрес булды, Арча да уңайга китте. Әтнәнең дә үз мөмкинлекләре ачылды, республика ярдәме дә булды. Үзегез дә ул чакта дөрес итеп җитәкчене кабул иттегез. Әхәт Гыйлемханович 25 ел буе тырышып хезмәт итә. Шул еллар эчендә Әтнә үз традициясен калдырды. 2000 елда без хыялланып, тормышлар яхшырыр дип, хуҗалыкларны куша башладык. Әтнә белән Балтач бу юлны алмадылар. Хәзер күрәбез, бу эш дөрес булды. Әтнә хуҗалыкларының яшәеше уңай. Республика буенча нинди программа эшләп килсә дә, Әтнә буенча беркайчан да сүз булганы юк, монда бары да эшләп килә. Чөнки монда Әхәт бар, аның командасы бар, бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә шулай тырышып эшләрсез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырам....- дип, Әтнә халкын хөрмәт итеп сөйләде Президентыбыз.

25 еллык юбилейга әзерләгән программаны ошатуын да әйтте: "Менә монда карап утырабыз, Фатыйх Сәүбәнович: "Бу программаны бөтен республикага күрсәтергә кирәк", ди. Бик дөрес әйтә. Көчле коллектив эшләгәне күренеп тора. Театрның 5 еллыгына да килермен дип ышандырам..."- дип вәгъдә бирде Рөстәм Нургали улы. Ил башлыгының һәр чыгышын алкышларга күмдек. Чыгышыннан соң Президентыбыз үзенең Указы нигезендә бүләкләнүчеләрне дә котлады. Фидакарь хезмәтләре өчен, "Таң" хуҗалыгының баш агрономы Шакирҗан Мөхәмәт улы Халиков "Татарстанның атказанган агрономы", Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин "Татарстанның атказанган артисты", "Тукай" хуҗалыгы сыер савучысы Фәрдия Рашат кызы Шәйхетдинова "Татарстанның атказанган терлекчесе", "Күшәр" хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Зөфәр улы Хәйруллин "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Шахтер" хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Абдулла улы Хәкимов "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәргә, ә район үзәк больницасының табиб анестезиолог-реаниматологы Искәндәр Әхмәт улы Галиев Татарстан Республикасы Рәхмәтенә лаек булды. Һәркайсы өчен шатландык, лаеклы хөрмәт. Юбилей барышында районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертеп, зур хезмәт куйган мәртәбәле ветераннар-иң лаеклылар Фәйзи Галиев, Наил Сабиров, Гомәр Мәрдәнов, Гарәфи Әхмәтҗанов, Зөфәр Шәрәфиев, Рауза Сабирова, Асия Вәлиуллина, Кәримулла Әскаров, Булат Хәмидуллин, Мәсхүт Галимҗанов, Наил Габидуллин, Азат Гарипов, Сырдарья Измайлова, Кәүсәрия Мәгъсүмова да хөрмәтләнде.

Тамаша залының ике ягыннан милли киемнәрдән киенгән, чәчәк букетлары күтәргән кызларыбызның үткәнен, ветераннарны котлаганын да алкышлап сокланып карадык. Бу исемлекне дәвам итеп булганлыгы да һәркайсыбызга мәгълүм, дәвамлы булсын... Гомумән, сокланырлык иде юбилей кичәсе. Фанфаралар, видео. Экранда "Әтнә районына -25 ел" дип язылып, район оешкан вакыттагы Әтнәнең фотосурәтләре күрсәтелде. М.Шәймиевнең "Әтнә районы булырга тиеш, чөнки Әтнә районында безнең халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, телен саклап калу, гомумән, халкыбызның йөзе ничек булырга тиеш - бүгенге көнне генә түгел, киләчәген Әтнә районы, Әтнә халкы үрнәгендә алып бара алсак, шундый булсак, халкыбыз сакланыр, дигән уйлар баштан чыкмады..." дигән цитатасы - Минтимер Шәрип улының үз тавышын ишетү дә күңелгә рәхәтлек өстәде. Бер төркем ир-егетләрнең сәхнәдә печән чабу күренеше, алып баручылар Айрат Каюмов, Риваль Хисмәтуллин, Марат Хәбибуллинның көр тавыш белән яңа оешкан районның кыенлыклары хакында сөйләүләре вакыты-вакыты белән каз тәннәре дә чыгарды. Кала тавы, "Ашыт" елгасы буенда борынгы шәһәр төзелү күренешләре, сугышчылар биюе, купецларның беренче таш мәчетне төзүгә рөхсәт бирүен сорап Екатерина патшага барулары, андагы бал...- болар барысы да Әтнә дәүләт драма театры артистлары, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәләштерелгән иде. "Алчәчәк" балалар бию ансамбле башкаруындагы "Рухият" биюе дә әнә шул театральләштерелгән тамаша эченә керде. Шул ук сәхнәдәге экранда районыбыз казанышлары да чагылыш тапты. Ул да түгел алып баручылар Альберт Шакиров, Сиринә Хисмәтуллинаның тантаналы өлешне ачып җибәреп, ветераннарны бүләкләү күренешләре... күңелдә горурлык хисләре уятты. Сөйлисе дә юк, саннар үзләре сөйли. 13367 кеше яшәгән Әтнәбез, республиканың 1 процент җирен биләгән районыбыз республика күләмендә җитештерелгән продукциянең 4,4 процентын җитештерә. Районыбызның 53606 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, 1 гектар җирдән быел 36 центнер уңыш алдык.. Авыл хуҗалыгы кооперативларында 23350 мөгезле эре терлек, 6706 сыер бар. 1990 елда 1 сыердан 3785 кг сөт саусак, хәзер 1 сыердан 6881 кг сөт савабыз. Уртача хезмәт хакы - 19118 сум ...

Күмәк хезмәт, бердәмлектә Әтнәнең көче. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы да үзенең чыгышында әнә шуңа басым ясады. "Бездә бүген икеләтә бәйрәм. Районыбызның 25 еллыгын бәйрәм итәбез, һәм безгә кунакка Президентыбыз Рөстәм Нургали улы үзе кайтты. Зур рәхмәт Сезгә район халкы исеменнән Әтнә халкының хезмәтен күргәнегез, үз иткәнегез өчен. 1,5 сәгать эчендә меңьеллык тарих күз алдыннан узды. Сәхнәдә, экранда шактый матур күренә, шуңа да сәнгать бу, театр сәнгате. Без, Әтнә халкы, киләчәктә дә хезмәтне сәнгать итеп яшәргә ышандырабыз, Сезгә, Рөстәм Нургалиевич...",- дип төгәлләде чыгышын районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов. Һәм бу фәрештәләрнең "Амиин", дигән сәгатенә туры килсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев