Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Хәйрия марафоны узды

Әтнәдә инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында Хәйрия марафоны булып үтте. Быел ул бездә 15 тапкыр" Игелек.Изгелек. Шәфкатьлелек." исеме астында уздырылды. Марафон барышында мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызның үз куллары белән эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды һәм андагы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Әйтергә кирәк, чараны оештыруда мәгариф...

Әтнәдә инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында Хәйрия марафоны булып үтте. Быел ул бездә 15 тапкыр" Игелек.Изгелек. Шәфкатьлелек." исеме астында уздырылды. Марафон барышында мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызның үз куллары белән эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды һәм андагы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Әйтергә кирәк, чараны оештыруда мәгариф һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең зур өлеше кергән. Марафонда район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, " Бердәм Россия" партиясененнән бишенче чакырылыш Дәүләт советы депутаты Ринат Закиров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, район ветераннар советы рәисе, " Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Мөмкинлекләре чикләнгән нәни райондашларыбыз- Кече Әтнә авылыннан Илназ Гайфуллинга, Яңа Шашыдан Гөлия Хәкимовага,Югары Көектән Мөхәммәтгалиев Дилүскә Кыш бабай бүләге буларак Дәүләт советы депутаты тарафыннан планшетлар, Түбән Шашыдан Илмир Хисматуллинга, Күшәрдән Нәргизә Әхмәтшинага, Олы Әтнәдән Руслан Ереминга чын Кыш бабай үзе чыгып чаналар һәм тимераяк бүләк иткән мизгелләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Марафон җыр- бию белән үрелеп барды. Райондашыбыз, " Арча радиосы " алып баручысы Мөнир Шакировның чыгышы бигрәк тә истә калырлык иде. Ул шулай ук үзе язган шигырьләрне укыды. авторның " Мин туймамын дөньядан" дигән сүзләрен тыңлаганда, ирексездән күзгә яшьләр килде. Сау- сәламәт кешеләр тормыштан зарланып туймаганда, аның бар җиһанга әнә шулай дип белдерүе үзе үк зур горурлык, минемчә. Язманың тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев