Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү бәйрәменә хәзерлек

Илен белмәгәннән игелек көтмә Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел булып килә. Бер кеше гомере... Җиңү язында дөньяга аваз салган сабыйлар да,күптән инде әби-бабай. Хәзерге вакытта Татарстанда 100 меңгә якын Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны гомер кичерә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның саны - 6280. Ләкин аларның да сафы...

Илен белмәгәннән игелек көтмә

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел булып килә. Бер кеше гомере... Җиңү язында дөньяга аваз салган сабыйлар да,күптән инде әби-бабай.


Хәзерге вакытта Татарстанда 100 меңгә якын Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны гомер кичерә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның саны - 6280. Ләкин аларның да сафы еллап, айлап кына түгел, көнләп сирәгәя бара. Миллионлаган кешеләрнең каны, күз яше бәрабәренә яулап алынган БөекҖиңүнең 70нче язында аларның кайсылары гына ихлас котлау, эчкерсез рәхмәт сүзләрен ишетүгә ирешер икән?

"Турыдан-туры сугышта катнашканнарның саны бик аз калды. Аларның ихтыяҗларын тиешле министрлыклар, муниципалитет башлыклары белешеп, ярдәм итү ягын карасын. Ветераннар өчен шартларны мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк, ялгыз кешеләргә гаилә учагы җылысы тудыру зарур. Медицина ярдәме күрсәтү дә сыйфатлы, югары дәрәҗәдә булсын", -дип билгеләп үттеТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында башкарылган һәм дә эшләнәсе хезмәтләргә басым ясалды. Ветераннарыбыз хөрмәтенә башкарыласы һәр эштә беркем дә читтә калмаска тиеш. Һәм дә аларның берсе дә кәгазьдә генә калмыйча, җиренә җиткерелеп башкарылсын иде.

"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!"дияргә яратсак та, мул ризыклы табын, аяз күк, рәхәт, тыныч тормыш истәлекләрне күңелдән җуелдыра икән. Авыллардан яуга китеп үлгән кешеләрнең кайберләрен хәтерләүчеләр дә аз калды. Үзт уганнары йә вафат, йә читкә киткән... Алар турында да без киңрәк, тулырак, нигезлерәк мәгълүмат белергә бурычлы. Нинди генә җәмгыятьт яшәсәк тә, һичкайчан да каһарманнарыбыз, аларның батырлыклары, гомумән, Бөек Ватан сугышы турында онытырга тиешт үгелбез! Безнең ата-бабалар онытылыр өчен шәһит китмәгән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќићњ