Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - иң күбе

Ай башына карата 3,6 тонна сөтне артык сатабыз. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив сводкасында, Әтнә районында тәүлеклек тулай савымның 161,5 тонна тәшкил итүе күрсәтелгән.

Бу - республикада өченче күрсәткеч. Әлегә Кукмара районы беренче урында бара, биредә 9 гыйнварга 190,5 тонна тәүлеклек тулай савым алдылар. Икенче урында - Балтач, анда 176,8 тонна тулай савымга ирештеләр.

Тагын бер мөһим күрсәткеч сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштыру пунктында бирелә. Әтнәдә ул 117 % тәшкил итә. Кукмарада - 119 %, Зәйдә - 118 %.

Бер сыердан сауган тәүлеклек сөт күләме - бездә иң күбе: районда сыерларның һәрберсеннән уртача 23,3 килограмм сөт савалар. Саба сыерлары уртача 19,2 килограмм, Кукмараныкылар 18,6 килограмм сөт бирә. Башкаларныкы азрак. Татарстан буенча бер сыердан уртача 13,0 килограмм сөт савалар.

Хәтерлисездер, 2016 елның җәендә, тәүлеклек тулай савымы 100 тоннадан арткан 10 район бар дип яза идек. Хәзер алар 9 гына. Аның каравы шул "унлык"ка кергән кайбер районнарда, әйтик, безнең Әтнәдә сөт җитештерү күләме сизелерлек артты. Татарстан буенча да ул 103 процентка җитте. Дөрес, сизелерлек дәрәҗәдә - 70 процентка кадәр киметүче районнар да бар.

Район күмәк хуҗалыкларының эшчәнлеген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган оператив мәгълүматлардан карап белә аласыз.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 9 гыйнварга бер сыердан сауган, дүртенче - бу көнгә зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче - алдагы ел күрсәткеченнән артык яки ким (килограммнарда)

Шахтер 29,05 +6,79 29241 +5480

Күшәр 25,06 +2,50 20754 +1141

Таң 24,02 +2,20 26604 +3313

Тукай 24,01 +4,07 25847 +6218

Мәңгәр 23,78 +3,41 17410 +4023

Ленин 22,06 +0,04 23766 +1445

Дусым 21,35 +2,87 12687 +1237

Күңгәр 19,90 +3,13 9172 +1986

Уңыш 15,60 +3,76 9429 +2039

КФХ Галимҗ. 8,75 -2,92

Саттаров Т. 13,00 -

Район буенча 23,32 +1,85 174910 +26882

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев