Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җиңүчеләрне зурладылар

"Әфганстан - батырлык урыны" - әнә шундый бәйге игълан ителгән иде. Максатын барыбыз да беләбез, ә менә бәйгене игълан итүчеләр- Республика балалар китапханәсе, Татарстан хәрби комиссариаты, ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт оешмалары. Әфганстаннын чыгуга 25 ел тулу уңаеннан республика күләмендә төрле бәйгеләр үткәрелде. Исемнәре төрлечә аталса да, үзәктә- Әфганстан, ул сугышта...

- 10-12,13-14 яшьлек укучылар арасында ике номинациядә үтте бәйге. Барлык мәктәп укучылары да актив катнашты. Иң яхшы дип саналган эшләрнең унысын җыйнап, республикага - Казанга җибәрдек. Сөенечле хәбәр алдык: Күңгәр мәктәбе укучысы Руслан Гаделшинның язмасы җиңү яулады. Китапханәчесе - Фәридә Сибгатуллина. Русланга да, китапханәчебезгә дә С.Н. Погодинның имзасы куелган "Диплом"ны Татарстан республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов әфганчылар көненә багышланган тамаша барышында тапшырды,- дип сөенә балалар китапханәсе мөдире Фәния Сәмигуллина.
28 февраль көнне район балалар китапханәсенә әнә шул бәйгегә катнашкан 14 укучыны (дүртесе- призер), районыбызның китапханәчеләрен үзләренә кунакка чакырды алар. Нәкъ менә кунакка! Укучыларның һәркайсына - Мактау грамоталары, китапханәчеләргә "Рәхмәт хаты" тапшырып, чәй табыны артында аралаштылар алар. Җыр-бию дә читтә калмады. Менә бу зурлау, синең хезмәтең белән санлашу. Үрнәк алырлык. Мәктәп укучылары гына димәгәннәр. Нәтиҗәсе дә күренә. "Ел саен катнашучыларыбыз бар", - дип тә сөенәләр китапханәчеләребез. Ә бу инде китапханәнең укучылары күп булу хакында да сөйли. Район бәйгесенең җиңүчеләрен дә белеп торыйк:
10-12 яшьлекләр арасында:
I урында - Күшәр мәктәбе укучысы Динә Әскарова,
II урында - Гаязов Салават, ул Казан шәһәрендә яши, Чишмәле Сапка кунакка кайта, шул вакытта авыл китапханәсенә йөреп китаплар укый. Бу бәйгегә дә катнашырга теләк белдерә.
II урында - Иске Өҗем мәктәбе укучысы Айнур Хәйруллин,
III урында - Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы Илсаф Хисмәтуллин.
13-14 яшьлекләр арасында:
I урында - Күәм мәктәбе укучысы Алия Фәйзиева,
II урында - шул ук мәктәптән Салават Төхфәтуллин,
III урында - Олы Әтнә мәктәбеннән Илназ касыймов,
Яңа Шашы мәктәбеннән Айрат Җәләев.
Котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев