Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәкләр

Район ветеринар станция лабораториясе киләчәктә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәк.

Лабораториянең бүгенгесе сокланырлык. Биредә терлек азыгы аксымын, дымлылыгын, «жмых» мочевинасын тикшерәләр. Эшли башлаган 17 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 60лап «проба» тикшерергә өлгергәннәр инде. Лаборатория урнашкан ветеринар станция җитәкчесе һәм хезмәткәрләренең тырышлыгы хакында бер генә язмадык. Менә лабораториягә яңа җитәкче дә билгеләнгән. Бу вазифаны Кострома шәһәреннән кайткан үзебезнең якташ Шәүкәт Рәфкать улы Яруллин башкара. Автор фотосында аны эш вакытында күрәсез. Гомумән, лабораториягә зур өметләр баглыйлар.

BLGG Agro Xpertus (Би Эл Джи Джи Агроэкспертус) фирмасының Мәскәү асты Куркино шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Надежда Байман да безнекеләргә ышаныч белдерә дигән фикер туды. Әнә шундый үзәк булдырырга дигән ният белән Әтнәгә килеп китте ул. Ә Куркино шәһәрендәге ул җитәкләгән лаборатория Россиядә әлегә иң көчлесе. Биредә терлек азыгы сыйфатын һәм туклыклылык кыйммәтен 35 параметр буенча тикшерәләр. Лаборатория инде 80 елдан артык лидерлыкны югалтмый, биредә елына 50 меңнән артык проба тикшерелә. Төп лаборатория Нидерландта, ә филиаллары Бельгия, Германия, Дания, Швеция, Испания кебек илләрдә урнашкан. Шунысы мөһим - лаборатория үз эшчәнлегендә клиент һәм партнерларына аналитик ярдәм күрсәтә. Районның ветеринар станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов:

- Бүгенге көндә безнең барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын шунда тикшертә, - ди.

Әтнәдә мондый лаборатория булдыру нияте бер дә юктан гына тумаган. Һәркем белә, безнең район терлекчелек өлкәсендә Татарстанда гына түгел, Россия буенча лидерлар сафында. Көчле лаборатория үзәген бездә булдырырга теләүләре табигый.

Надежда Байман башта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булган, җитәкчеләр белән киңәшә. Аннан соң республика ветеринар лаборатория җитәкчесе Марс Вәлиев белән Әтнәгә киләләр. Рөстәм Һашимов сүзләренә караганда, Надежда Байман безнең лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган.

Тиздән район ветеринар станция лабораториясенә яңа төр җиһазлар кайта башлый, кайбер чыганаклар буенча, яңа төр җиһазлар 25 миллион сумлык булачак. Тупас терлек азыгын җитештерү һәм консервацияләү буенча да заман таләпләренә җавап бирү йөзеннән, инновацион эшчәнлек алымнарын кулланырга кирәк булачак. Кыскасы, BLGG Agro Xpertus лабораториясенең төп принцибы бездә дә кулланышка алыначак: авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа системалар исәбенә төгәллеккә ирешеп, югары керем алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев