Әтнәдә “Игелекле эшләр эстафетасы“ үтте

"Президент белән бергә" татар иҗтимагый хәрәкәте активистлары "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясен башлап җибәрделәр. Әлеге акциянең максаты - социаль мәсьәләләрне чишүдә һәм гражданлык активлыгын арттыруда ирекле ярдәм күрсәтү идеясен җәелдерү. Аның кысаларында хәйрия һәм экология белән бәйле чаралар үткәрү, тирә- як табигатьне саклау һәм ямьләндерү акцияләре, шулай ук балаларга, өлкән һәм...
"Президент белән бергә" татар иҗтимагый хәрәкәте активистлары "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясен башлап җибәрделәр.
Әлеге акциянең максаты - социаль мәсьәләләрне чишүдә һәм гражданлык активлыгын арттыруда ирекле ярдәм күрсәтү идеясен җәелдерү. Аның кысаларында хәйрия һәм экология белән бәйле чаралар үткәрү, тирә- як табигатьне саклау һәм ямьләндерү акцияләре, шулай ук балаларга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтү кебек игелекле эшләр башкару күздә тотыла. .
Мондый чаралар безнең районда да киң колач алды. "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ятим, авыр хәлле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның "Дуслык" клубы эшләп килә. Шушы клубка йөрүче балалар белән бергәләп район үзәгендә өлкән кешеләргә 50 Георгий лентасы өләшенгән. " Әлеге акциягә кушылып авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучы балаларга үзебезнең үзәктә җыелган әдәби китаплар тапшырдык", - ди "Изгелек" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Садретдинова.
Тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Миләүшә Сафина сүзләренә караганда, әлеге акция кысаларында район мәктәпләрендә дә актив эш алып барыла. Олы Әтнә урта мәктәбендә мәсәлән, бу уңайдан төрле чаралар үткәрелгән. " Яхшы сүз көне" девизы астында сыйныф сәгатьләре, "Георгий лентасы - дан билгесе"тематик дәресе, гасырлар буена сыналган милләтләр дуслыгына багышлап әзерләнгән"Дуслык өчен киртәләр юк" исеме астында үткән тәрбия сәгатьләре әнә шундыйлардан. "Тормыш изгелекләр эшләү өчен бирелгән" девизы белән укучылар ялгыз яшәүче өлкән кешеләрдә һәм сугыш ветераннары торган йортларда булганнар. Алар хуҗалыкта булышканнар, өлкәннәрнең йорт тирәләрен җыештырырга ярдәм иткәннәр.
Комыргуҗа мәктәбендә исә укучылар шушы акция белән бәйләп авылның һәйкәл тирәләрен чистартканнар, иске китапларны яңартканнар. Районның күп кенә мәктәпләрендә ветераннар белән очрашулар оештырылган. "Җиңү хаты" исеме астында укучылар үткәннәргә, Бөек Ватан сугышының бар афәтен кичергән туганнарына, гаилә әгъзаларына хат язу бәйгесендә катнашканнар. Болар барысы да яшь буында үткәннәргә ихтирам тәрбияләү, буыннар чылбырын тагын да ныгытуны күз алдында тотып үткәрелә. Яшьләребезне рухи яктан үстерү, патриотик хисләр тәрбияләүдә" Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында үткән мондый чаралар, һичшиксез, олы әһәмияткә ия.
Алдан язып үткәнебезчә, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте татарстанлыларны берләштерүне һәм Президентыбыз Рөстәм Миннехановның башлангычы һәм инициативасы белән кабул ителгән махсус программаларны тормышка ашыруда конкрет чаралар күрү, республика үсешенә һәркемнең кулыннан килгәнчә үзеннән өлеш кертүен бурыч итеп куя. " Игелекле эшләр эстафетасы" - әнә шул берләшүнең, республикабызга һәм анда яшәүче халыкка карата битараф булмауның бер чагылышы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 18:10Коронавирус вакытыннан алда бала табу ихтималын арттыра Инфекция хатын-кыз яки бала сәламәтлегенә йогынты ясамый, дип яза Лондон тикшеренүчеләре.6000
-
24 февраль 2021 - 17:30Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.4300
-
24 февраль 2021 - 15:10Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.4600
-
24 февраль 2021 - 14:02Метеоролог Россиядә һава торышы катаклизмнарының артуы турында кисәтә Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.11800
-
24 февраль 2021 - 13:09Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада коронавируслы авыру белән элемтәдә булган яки потенциаль авырган 5,5 мең кеше табиблар күзәтүендә тора.8100
-
24 февраль 2021 - 11:15Күлле-Киме егетләре көч сынаштылар Күлле - Киме мәдәният йортында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләр арасында ярышлар узды.9300
-
24 февраль 2021 - 10:10Мемориалга чәчәкләр салдылар Әтнә бүлекчәсе активистлары Бөек Ватан сугышы геройлары мемориалына чәчәкләр салдылар.8100
-
24 февраль 2021 - 09:05Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән Пандемия вакытында вирус аркасында республиканың 323 кешесе вафат булды.7600
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.25500
-
23 февраль 2021 - 18:15Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.16100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.16900
-
11 февраль 2021 - 17:00Сөт — төп керем чыганагы Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә киңәш итте.13800
-
23 февраль 2021 - 09:00Ватанны саклаучылар көне белән сезне, хөрмәтле ир-егетләребез!23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.19800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.48800
-
22 февраль 2021 - 12:20Әтнәдә өч кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган 22 февральгә Татарстанда COVID-19ның 56 яңа очрагы теркәлгән32900
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.31400
-
22 февраль 2021 - 11:10Раязны котлыйбыз! "Татар сүзе" бәйгесендә, 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында Раяз Сәлахетдинов 3 урынга лаек булды.29500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика