Реклама
Районда 64 берәмлек шәхси техника техник карау үтте.
Бу шәхси хуҗалыкларда теркәлгән барлык техникага карата 33 %. "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров сүзләренә караганда, барлык үзйөрешле техника һәм арбалар елгка бер тапкыр техник карау үтәргә тиешләр. Ә техник карау срогы чыккан машиналарны эксплуатацияләгән өчен административ җаваплылык каралган. Тиздән "Трактор" һәм "Прицеп" операцияләре башлана, техника ияләренә документларын барлап, трактор-арбаларның төзеклеген игътибар үзәгенә алырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз