Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ихлас хезмәт итәләр

Тирә-яктагыларны сөендереп, ихлас эшләүчеләр күп безнең авылда. Авыл җирлеге хезмәткәрләрен генә алыйк. Узган Өлкәннәр көнендә бу аеруча ачык чагылды.

Безнең Күәмдә дә бик матур мәдәният йорты салынды дип ишетеп кенә белә идек. Шөкер, шундый матур, мәһабәт бинаның зур залында кунак булдык. Шунда чакырып кунак иттеләр. Әлбәттә авыл җирлеге җитәкчесе Реваль Гатауллин, урынбасары Айгөл Фәизова нык тырышканнар. Алар белән бергә авыл җирлегендә, мәдәният йортында, китапханәдә эшләүчеләр дә зурлап хөрмәт иттеләр. Шунысын әйтмичә калып булмый, концерт куеп, күңелле чыгышлар белән без, өлкәннәрне яшәртеп, күңелләребезгә ямь өстәделәр... Хәер, сүзем бу хакта түгел, ә мәдәният йортының нәкъ шушы урында салынуы турында. Монысы "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимовның тырышлыгы дип саныйм. Күп еллар элек МТС директоры булып эшләгән Ибрай абый Ишниязов әлегесеннән 5-6 метр ераклыкта гына агачтан зур итеп клуб салдырган иде. Ул чорда МТСка күп авыллардан килеп эшләделәр. Шул клубта Илфат Хәкимовның әнисе Гөлнур, Зөбирә Хәбибуллина, шәфкать туташы Динә, данлыклы "Игенче" җитәкчесе Әдһәм Сәмигуллин спектакль куйганнар иде. Күп еллар узса да, бүгенгедәй истә. Ибрай абый Ишниязов клубны эшчеләр өчен кирәк санаган, шуңа күрә ул үзе дә онытылмый, бүген дә халык хәтерендә. Ә Илфат Рәфкать улын шушы яңа мәдәният йорты белән бәйләп карау дөрес булыр. Ул да халык күңеленә якын, мәгънәле җитәкче. Ул эшли башлагач авылга икенче бер төс керде, авылыбыз яктырып киткәндәй булды.

Шул ягы белән дә якын - җәмәгатем Тәлгать хәзрәт авырганда вакыт табып аның хәлен белде ул. Кешенең ниндилеге шундый чакта беленә шул. Авылыбызда армый-талмый эшләүче барлык җитәкчеләрнең исән-имин эшләүләрен телим.

Фотода авылның элекке мәдәният йорты һәм аның каршындагы һәйкәл-обелиск.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев