Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ике авария булды

Кичә, 8июль көнне, кичке сәгать 9лар тирәсендә Олы Әтнә авылының Ш.Мәрҗани урамыннан килүче "Форд" машинасы олы юлдан килүче "Мазда" машинасына юл бирми, нәтиҗәдә машина юл кырыена төшеп китеп, зыян күрә. Шул ук көнне Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортлар янәшәсендә бер машина артка чигенгәндә тик торган...

Кичә, 8июль көнне, кичке сәгать 9лар тирәсендә Олы Әтнә авылының Ш.Мәрҗани урамыннан килүче "Форд" машинасы олы юлдан килүче "Мазда" машинасына юл бирми, нәтиҗәдә машина юл кырыена төшеп китеп, зыян күрә. Шул ук көнне Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортлар янәшәсендә бер машина артка чигенгәндә тик торган машинага килеп бәрелә. "Аллага шөкер, тән җәрәхәте алучылар юк, ике аварияне тудыручыларга да протокол төзеп, штраф салынды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, игътибар белән йөргәндә бу аварияләрне булдырмый калып була иде. Тагын бер үтенеч-кисәтү, машинага утыргансыз икән, артка чигенгәндә үзегезгә ышанып бетмисез икән, тартынмыйча башка машина йөртүчеләрдән ярдәм сорагыз. Саклык комачауламый", - ди ЮХИДИнең Әтнә инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев