Әтнә таңы

Әтнәдә ике айда торак бастырдылар

Сөт саву буенча районыбыз ышанычлы төстә алда бара.

28 гыйнварга бер баш сыердан уртача 20,8 килограмм сөт савылды. Икенче урында баручы Сабаныкы 2 килога ким. Мамадыш, Кукмара, Балтач районнарында да 1 поттан күбрәк сөт савалар. Татарстан буенча бу көнне бер баш сыердан уртача 13,1 килограмм сөт савып алынды. Шунысы да куанычлы, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата да бездә иң күп күләмдә сөт савыла. Көнлек тулай савым да 145,5 тонна тәшкил итте - монысы буенча 43 районның 3сеннән генә калышабыз... әлегә.

Шул ук 28 гыйнварга күмәк хуҗалыклар арасыннан бер баш сыердан иң күп сөтне "Ленин"да саудылар. Биредә ул 23,16 килограмм тәшкил итте. Былтыргыдан 0,84 килога артык! "Шахтер"да - 23,02 кило, "Күшәр" һәм "Таң"да 22 килограммнан артык. Нәтиҗәдә, бу көнне өч хуҗалык зачет исәбеннән 20 тоннадан артык, тагын ике хуҗалык 20 тоннага якын сөт сатты. Күмәк хуҗалыклар зачет исәбеннән барысы 150 тонналап сөт саттылар, шуның эчендә КФХ "Галимҗанов" һәм "Саттаров" өлешләре дә бар. Моннан тыш шәхси хуҗалык сыерлары 16707 килограмм сөт бирделәр.

Боларның барысын да терлекчелектәге уңай үзгәрешләр, яңа төзелешләр, яңача тәрбия һәм рационнар белән бәйләп карау дөрес булыр. Бу уңайдан "Ленин"дагы яңа калыккан объектларны телгә алыйк.

Бәрәзә һәм Бәрәскә фермасындагы яңа торакларны телгә алыйк...

(Мәкаләне тулысы белән газетада укый аласыз).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: