Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ике кешегә талпан кадалган

Әтнә районында 2015 елда талпан кадалуның 8 очрагы теркәлгән, 2016 елда бу 15 очрак булган. Энцефалит чирен йоктыручылар теркэлмэде. Быел ике кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән. "Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе...

Әтнә районында 2015 елда талпан кадалуның 8 очрагы теркәлгән, 2016 елда бу 15 очрак булган. Энцефалит чирен йоктыручылар теркэлмэде. Быел ике кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән.

"Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә,"

Энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар.

Бөҗәкләр тәүлекнең кайсы вакытында активрак?


-Талпан көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап "эшли". Һава температурасы + 7-22 градуста, бөҗәкләр явы көчлерәк. Ә эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта "эшкә чыгуларын" да онытмаска кирәк. Шулай ук талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре - иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы.


Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз - шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Тагын анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз, бабезиоз, риккетсиоз һәм башка төрлеләре бар. Әлеге йогышлы авырулар кешегә талпаннар тешләгән вакытта керә. Билгеле, «чиста», төкрекләрендә бернинди инфекция булмаган талпаннар да бар, ләкин сезне тешләгәне авыру йөртүче түгел дигән 100% ышаныч юк.

Энцефалит - талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру, баш миенен ялкынсынуына китерэ. Симптомнары: хэлсезлек, температура кутэрелу, укшыту, баш авырту, куз hэм мангай тирэсендэ авырту, яктылыктан курку, эпилепсия оянэклэре, ан бозылышы, ин авыр очракта -кома.

Иң куркынычы - энцефалит йоктыручы сезне Себер, яисә Ерак Көнчыгышта төшләсә, чөнки бу яклардагы талпаннар авыруның аеруча авыр төрен йоктыручы булып торалар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: кешегә берәр тапкыр энцефалит ияргән булса, ул кешедә әлеге чиргә карата гомерлек иммунитет барлыкка килә.

Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән кешегэ күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша да йога ала.


Боррелиоз

Икенче куркыныч авыру - боррелиоз. Тэн тиресе, нерв системасы hэм терэк - хэрэкэт аппаратына зыян сала. Симптомнары: тәннең температурасы югары күтәрелү, тешлэгэн урында 20 см диаметрлы божрасыман эритема, тэннен башка олешлэрендэ дэ кызыл таплар хасил булырга момкин.

Ә иң яманы - боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл - бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирли аласыз. Шуна курэ табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк

.Талпан тешләүдән ничек сакланып була?

- Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булырга кирәк. Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар. Урман эченә караганда, сукмак янында алар мыжлап тора.
Урманга барганда кием-салым турында да онытырга ярамый. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр тәнегезгә (колак арты, култык асты, муен, ике аяк арасы) талпан кадалган икән, аны алырга кирәк. Ул озаграк торган саен, энцефалит йоктыру куркынычы зуррак.


- Талпан тешләвен тиз арада ничек белергә?


- Зур, ач талпан кара яки караңгы көрән төстә, 3-4 мм зурлыкта була. Яссы тәнле, аяклары кыска, башы кечкенә. Тешләгәннән соң ул зурая, озынлыгы 3 см га җитә, түгәрәкләнә. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тән астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла. Талпанның үзендә анестезия матдәсе бар, шуңа күрә аның тешләвен кеше сизми дә кала.

Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур.

Если же по каким-то причинам обратиться в медицинское учреждение невозможно - не следует что-либо капать на клеща и ждать когда он сам отпадет. Клещ не отпадет, а продолжит вводить в кровь возбудителей болезней. Раздавливать клещей пальцами нельзя!

Снимать присосавшихся клещей лучше используя специальные приспособления (пинцет), при этом старайтесь не оторвать хоботок, погруженный в кожу. Захватив клеща любым способом, следует его повернуть вокруг своей оси на 360º и потянуть вверх. При отсутствии специальных приспособлений можно удалять клещей при помощи нитки (завязать ее вокруг погруженного в кожу хоботка и, вращая или покачивая, тянуть вверх). Ранку после удаления обязательно продезинфицируйте раствором йода или спирта.

Талпан энцефалиты йоктыру куркынычы күбрәк булган эндемичный районнар да билгеле. Болар Татарстанның 30 төбәге - шулар арасында безгэ якын-тирэ районнар да бар. Алар:Саба,Биектау, Казан шэhэре, Марий -Эль республикасынын Мари-Турек, Морки, Сернур районнары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев