Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Икенче типтагы диабет”

Бөтендөнья сәламәтлек көне "Икенче типтагы диабет" диагнозы 7 апрель көне шикәр диабеты проблемаларына багышланып, "Диабетны җиңик!"девизы астында уза. Сүрия МИНГАТИНА "Икенче типтагы диабет" диагнозы тәмсез ризык һәм артык килограммнар кешенең гомерлек юлдашы дигән сүз түгелме? Бу хакта участок табибәсе Айгөл Фәйзуллина белән сөйләшәбез. - Чынбарлыкта диабет булганда туклану рацитоны күптөрле...

Бөтендөнья сәламәтлек көне "Икенче типтагы диабет" диагнозы 7 апрель көне шикәр диабеты проблемаларына багышланып, "Диабетны җиңик!"девизы астында уза.

Сүрия МИНГАТИНА

"Икенче типтагы диабет" диагнозы тәмсез ризык һәм артык килограммнар кешенең гомерлек юлдашы дигән сүз түгелме? Бу хакта участок табибәсе Айгөл Фәйзуллина белән сөйләшәбез.

- Чынбарлыкта диабет булганда туклану рацитоны күптөрле һәм төрле, хәтта баллы ризыклардан да торырга мөмкин. Һәрбер диабет белән авыручы кеше үзенә нәрсәләр ашарга ярамаганын белә: шикәр, камыр ризыклары, макарон, бәрәңге, кайсыбер ярмалар, ипи һ.б. углеводка бай ризыклар. Болар белән беррәттән бик күп төрле тәмле ризыкларны да атарга мөмкин. Диабет белән авыручылар диетасы күптөрле һәм туклыклы, ул сәламәт кешегә дә килешә. Рационның төп өлешен яшелчәләр (көнгә 800-900грамм) һәм җиләк-җимешләр (көнгә 300-400грамм) алып торырга тиеш. Аларны әче сөт ризыклары (көнгә 0,5 литр), ит, (көнгә 150грамм) белән төрләндерергә мөмкин. углеводлардан исә 100 грамм ипи яисә 200 грамм бәрәңге-ярма рөхсәт ителә. Алар урынына вакыт-вакыт үзеңне баллырак ризыклар белән дә сыйларга була.

- Бу диета ничек эшли ?

- Икенче типтагы диабетның төп проблемасы - организмның күзәнәкләренең инсулинга сизгерлеге бетү. Ә инсулин углеводларны эшкәртү өчен кирәк. Рационда углеводлар күп булганда, баллы, камыр ризыкларын күбрәк ашап ташлаганда, канда шикәр күләме арта. Алда әйткән диета белән күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген кире кайтару. Күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге физик эш башкарганда да арта.

- Һәм ничек күчәргә?

- Өйдә кызыктыра торган печенье, конфет, тортларны юк итеп, күз алдыгызга җиләк-җимешләр тулы матур ваза куегыз. Ә суыткычыгызда матур итеп телемләп киселгән татлы борыч, сельдеерй, кишер, кыярлар торсын. Ашаганда ттәлинктгезне ике өлешкә бүлегез. Яртысын яшелчәләр белән тутырып, ашауны шуннан башлагыз. Тәлинкәнең икенче яртысын тагын урталай бүлегез. Бббер өлешенә ит, эремчек, балык кебек аксымлы ризыклар, ә икенче өлешенә дөге, бәрәңге, токмач, эре бөртекле ипи кебек крахмаллы углеводларны салыгыз.

- Кандагы шикәр күләмен даими килеш тотып буламы?

- Әгәр дә сез углеводларны аксымнар һәм аз микъдарда файдалы үсемлек майлары, чикләвекләр белән бергә ашасагыз кандагы шикәр күләме даими кала. Үзегезнең ашыйсы ризыкларыгызга игътибарлы булыгыз. Бер көнгә 100-150 г ипи яисә 200 г бәрәңге, макарон, дөге һ.б. ярмалар. Көнлек яярма күләме пешмәгән килеш - 30 грамм тирәсе ( 2 аш кашыгы).

- Газлы эчемлекләр, кибеттә сатылган сулар куллансаң ярыймы?

- Алар урынына өйдә әзерләнгән эчемлекләрне куллансагыз яхшы. Сыеклыклар гади су, минераль сулар, чәй, кофе, әче сөт ризыкларын ашаганнан соң түгел, ә ашауга кадәр эчелсә әйбәт. Ак шомартылган дөгедән гади, фпайдалы дөгегә күчегез. Майлы сортлы сырлар урынына авокадо, мюсли урынына геркулес һәм көрпәләр куллану яхшы. Ашаганда әкрен чәйнәп ашагыз, баш миенә организмның туенганлыгын белер өчен 20 минутлап вакыт кирәк.

- Күбрәк нәрсәләр ашарга?

- Кәбестә, кабачки, суган, кыяр, помидор, баллы борыч, рәваҗ, шалканкузаклы фасоль, яфраклы яшелчәләр, сарымсак, абрикос, чия, груша, алыча, слива, черешня, алма, цитруслылар, карбыз, кавын, киви, гранат, ананас...каты сөт ризыклары, йомырка, гөмбә, тавык, сыер ите, күркә, балык, диңгез проодуктлары, аш тәмләткечләр, үлән чәйләре, минераль су.

- Ә нәрсәләр ярамый?

- Бал, кайнатма, мармелад, шоколад, туңдырма. Ак оннан пешерелгән ризыклар. Ак ипи, макарон, манный, печенье, тортлар, бәрәңге, виноград, банан, куертылган сөт, йогурт, кибет соклары, баллы газлы эчемлекләр.Алкоголь канда глюкозаның таркалуын тизләтә һәм гипогликемия китереп чыгара.

- Көнгә ничә тапкыр тукланырга?

- Иң яхшысы көнгә 5-6 тапкыр һәм чама белән берүк сәгатьләрдә. Кичке аш йокларга 1,5-2 сәгать кала булырга тиеш. Иртәнге ашны ашамыйча калдырмагыз. Иртәнге ризык кандагы шикәр күләмен даими тотарга ярдәм итә. Икенче тип диабет булганда мондый диетаны гомер буе тотарга кирәк. Ул сезгә күз сукыраю, йөрәк-кан системасы авыруларын китереп чыгармаска һәм шулай ук фигурагызны матур итеп сакларга да ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев