Әтнә таңы

Әтнәдә Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы узды

Әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына традицион чаңгы ярышлары гадәттәгечә аның туган авылында - Олы Мәңгәр урта мәктәбендә узды. Һәр мәктәптән чаңгы ярышлары жинүчеләре - бер егет һэм бер кыз килгән. Кызлар арасында беренче урынга Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Татьяна Никифорова, икенче урынга Олы Мәнгәр мәктәбеннән Зәлинә Зиннәтова, өченче урынга Күңгәрдән...

Реклама

Әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына традицион чаңгы ярышлары гадәттәгечә аның туган авылында - Олы Мәңгәр урта мәктәбендә узды. Һәр мәктәптән чаңгы ярышлары жинүчеләре - бер егет һэм бер кыз килгән. Кызлар арасында беренче урынга Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Татьяна Никифорова, икенче урынга Олы Мәнгәр мәктәбеннән Зәлинә Зиннәтова, өченче урынга Күңгәрдән Алинә Вәлиева лаек булды. Егетләр арасында исә беренче урында Күнгәр мәктәбеннән Рәзил Сәфәров һәм шулай ук техникумнан Нияз Шәмсиев, икенчедә- Комыргужадан Райнур Мохәммәдиев һәм өченчедә - Түбән Көек мәктәбеннән Илназ Гәрәев. Командалар арасында кубок узган елдагыча Габдулла Тукай исемендәге авыл хужалыгы техникумына китте, икенче урында Күңгәр мәктәбе командасы, өченче урында герой укыган Олы Мәңгәр мәктәбе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: