Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җинаятьчене эзлиләр

Полиция хезмәткәрләре кече яшьтәге балаларга карата сексуаль характердагы җинаять кылганы өчен рәсемдәге ир-атны эзлиләр. Ирнең йөзе түгәрәк, күз кабаклары шешенке. Әстерхан өлкәсе полициясе эзләргә биргән ирнең шәхесе әлегә ачыкланмаган. Аңа 30-45 яшь, буе 170-175 сантиметр, тышкы кыяфәте азия кешесенеке, тулы гәүдәле булуы гына билгеле. Моннан тыш җинаятьченең тышкы кыяфәтендә үзенчәлекле...

Полиция хезмәткәрләре кече яшьтәге балаларга карата сексуаль характердагы җинаять кылганы өчен рәсемдәге ир-атны эзлиләр. Ирнең йөзе түгәрәк, күз кабаклары шешенке. Әстерхан өлкәсе полициясе эзләргә биргән ирнең шәхесе әлегә ачыкланмаган. Аңа 30-45 яшь, буе 170-175 сантиметр, тышкы кыяфәте азия кешесенеке, тулы гәүдәле булуы гына билгеле.

Моннан тыш җинаятьченең тышкы кыяфәтендә үзенчәлекле билгеләре булуы белән аерылып тора. Алга чыгып асылынып торган зур корсак, киң борын һәм икенче иякле шешенке биткә ия булуы билгеле. Күзләре кысынкы, кашлары куе, кара төстә. Бит төсе кара-кучкылт. Аяклары киң һәм кыска. Аерым билгесе - сөйләшкәндә бераз мыгырдап, аңлаешсыз сөйләшә.Өстендә кара күн куртка, караңгы зәңгәр төстәге джинсы чалбар һәм соры төстәге футболка.

Әлеге җинаятьче яки билгеләре буенча охшаш кеше турындагы мәгълүматка ия кешеләрнең 02, 89086121946, 89272820191 номерлары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев