Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җинаятьләр саны арткан

Сер түгел, соңгы берничә ел район эчке эшләр бүлеге өчен тетрәндергеч җинаятьләр белән бәйле булды. Әнә шуңа да, үтеп киткән 2013 елны алар чагыштырмача тыныч үтте дип саныйлар. Үткән елның 12 аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 91 җинаять эше теркәлгән. Бу алдагы елдагы күрсәткечләргә караганда 15,2% ка күбрәк. Көчләүләр...

Сер түгел, соңгы берничә ел район эчке эшләр бүлеге өчен тетрәндергеч җинаятьләр белән бәйле булды. Әнә шуңа да, үтеп киткән 2013 елны алар чагыштырмача тыныч үтте дип саныйлар.

Үткән елның 12 аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 91 җинаять эше теркәлгән. Бу алдагы елдагы күрсәткечләргә караганда 15,2% ка күбрәк. Көчләүләр саны, склад, база, кибетләрдән урлашулар, рөхсәтсез техника алып китү кебек җинаятьләр саны арткан. Шул ук вакытта үтерү кебек авыр җинаятьләр саны ике тапкырга кимегән. Алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян сала торган, караклык, талау, явыз хулиганлык кылу кебек җинаятьләр саны да азайган.

Җинаятьләрнең иң күп саны Олы Әтнә авыл җирлегенә туры килә. Биредә барысы 16 җинаять эше теркәлгән, шуның берсе ачылмый калган. Ун җинаять эше -Бәрәскә авылы җирлегендә. Күәм, Көек, Шашы, Кышлау авыл җирлекләрендә - өчәр җинаять эше, Комыргуҗада - ике, Күлле Киме, Иске Өҗем җирлекләрендә - бер җинаять эше теркәлгән. Шул ук вакытта Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр, Күңгәр җирлекләрендә бер җинаять тә кылынмаган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле бер җинаять тә теркәлмәгән.

  • 2013 елда наркотик матдәләрне законсыз саклаган өчен бер кеше административ җаваплылыкка тартылган. Наркотик матдәләр кулланган өчен тагын өч кешегә карата чаралар күрелде. Димәк, уйланырга сәбәпләр бар,- ди Әтнә полиция бүлеге җитәкчесе Фәнил Сәләхов.

Шунысы куандыра, үткән ел балигъ булмаганнар катнашында бер генә җинаять тә теркәлмәгән. Ә менә әти-әниләргә үз балаларына карата җавапсыз булганнары өчен инде быелга чыккач та алты протокол төзелгән. Кызганычка каршы, газиз балаларын аракыга алыштыручылар да юк түгел шул әле бездә.

  • Тәмәкене тиешле урында гына тарту турындагы закон кабул ителүе турында күп язылды. Шуңа да карамастан, Олы Мәңгәр мәдәният йортында тәмәке тарткан өчен берәүгә протокол төзелде. Әти-әниләр шуны да онытмасыннар иде, балигъ булмаган бала тәмәке тартып эләккән очракта, законда баланың үзен учетка бастыру, ә әти-әнисен административ җаваплылыкка тарту каралган, - дип искәртте җитәкче урынбасары Илшат Баязитов.

Тиешле булмаган вакытта урамда йөргән балигъ булмаганнарга да катгый чаралар каралуы турында беләбез. Инде быелга чыккач кына шундыйларга 12 протокол төзелгән. Олы Әтнә, Бәрәскә, Күңгәр, Күлле Киме укучыларының эшләре ПДН комиссиясендә каралган. Ике авылның мәдәният йорты җитәкчеләре штрафка тартылган. Машинада кычкыртып музыка тыңларга яратучыларга да закон бар. Кичке 23.00 дән соң тынычлыкны бозган өчен узган ел өч, ә быелга чыккач ике протокол төзелгән.

Әтнә полиция бүлегендә эшләүче ЮХИДИ хезмәткәрләренең үз эшләренең "ас"лары икәнлеге бездә һәркемгә мәгълүм. Алар тарафыннан узган елда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу алдагы елларныкына караганда 18,2% ка кимрәк . Исерек килеш руль артына утыручылар китереп чыгарган фаҗигаләр исә, киресенчә, арткан. Балалар катнашында юл фаҗигаләре алдагы елдагы белән бер дәрәҗәдә калган.Узган елда юл- транспорт һаләкәте бер кешенең үлеменә китергән, 16 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Полиция бүлеге хезмәткәрләре арасыннан Олы Әтнә, Комыргуҗа, Бәрәскә авыл җирлекләре участок инспекторлары - Рүзәл Корбанов, Фәнис Низамиев, Илнар Йосыпов, ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиевнең эш күрсәткечләре мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев