Әтнә таңы

Әтнәдә инспекторга ришвәт биргән кеше тоткарланган

Ришвәт биргәндә тоткарланды Әтнә район судында 51 яшьлек Ш. М.га карата җинаять эше каралды. Ш.М. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсе 3нче бүлеге, 291нче маддәсе, 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танылды. Юридик яктан әлеге җинаять "законсыз икәнен белә торып кылган гамәлләрне яшерүне сорап, җаваплы затка ришвәт тәкъдим итү",...

Ришвәт биргәндә тоткарланды

Әтнә район судында 51 яшьлек Ш. М.га карата җинаять эше каралды.

Ш.М. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсе 3нче бүлеге, 291нче маддәсе, 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танылды. Юридик яктан әлеге җинаять "законсыз икәнен белә торып кылган гамәлләрне яшерүне сорап, җаваплы затка ришвәт тәкъдим итү", дип бәяләнсә, халык телендә гади генә атала - Ш.М. ЮХИДИ инспекторына "төртергә" маташкан.

Реклама

Суд билгеләгәнчә, 2014 елның 2 августында 15 сәгать 20 минут белән 15 сәгать 32 минут арасында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" районара бүлекчәсенең ДПС ОГИБДД инспекторы Муллагалиев Ф.И. тарафыннан РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган өчен Ш. М. идарә иткән Toyota Prado автомобиле туктатыла. Ш.М.га РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.9нчы маддәсе 3нче бүлегендә каралган административ хокук бозу очрагы турында протокол төзү өчен ВАЗ-2115 патруль автомашинасына узарга тәкъдим ителә.

Патруль автомашина­сына утыргач, Ш. М. дәү­ләт инспекторыннан протокол төземәүне сорап, ришвәт тәкъдим итә, 1 мең сумлык акчаны пат­руль автомашинасының бардачогына тыга. Ләкин юл хәрәкәте иминлеге инс­пекторы Муллагалиев Ф.И. ришвәт алудан баш тарта.

2014 елның 18 нояб­рендә Әтнә район суды Ш.М.ны тәкъдим иткән ришвәтенең 30 тапкырлы күләмендәге, ягъни 30 мең сумлык штрафка тартты.

Хөкем карары законлы көченә керде. Шулай итеп 1,5 мең сум штраф каралган юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын йомып калуны сорап, намуслы инспекторга тәкъдим ителгән 1 мең тәңкә ришвәт Ш.М.га 30 мең сум чыгым булып әйләнеп кайтты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: