Әтнәдә инвалид балаларны сөендерделәр
533
0
0

"Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", диләр. Бу сүзләр безгә - гаиләләрендә инвалид бала үстергән әти-әниләргә бигрәк тә якын. Нишләтәсең, кайчак кырыс заман кануннары кыйнап ташлаган, рәнҗетелгән, кимсетелгән-кимсенгән чаклар да була. Әнә шуңа да янәшәңдәгеләр әйткән бер җылы сүз, сыңар назлы караш, игелекле гамәл язмыш җилләренә каршы барып...
"Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", диләр. Бу сүзләр безгә - гаиләләрендә инвалид бала үстергән әти-әниләргә бигрәк тә якын. Нишләтәсең, кайчак кырыс заман кануннары кыйнап ташлаган, рәнҗетелгән, кимсетелгән-кимсенгән чаклар да була. Әнә шуңа да янәшәңдәгеләр әйткән бер җылы сүз, сыңар назлы караш, игелекле гамәл язмыш җилләренә каршы барып каешланган күңелләрне нечкәртә, күзгә рәхмәт яшьләрен китерә, җанны җылыта.
Показать полностью.. Шөкер, кызыбыз Азалиягә карата районыбызның социаль оешмалары, аларда эшләүче хезмәткәрләр хәрчак хәерхаклы мөнәсәбәттә булды. Ә инде инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган чаралар, хәйрия марафоны турында әйткән дә юк. Дөньяга гөнаһысыз күзләре белән караучы, һәркемнән яхшылык кына өмет итүче кызыбыз өчен быелгы хәйрия концерты тормышында иң могҗизалы мизгелләрнең берсе булгандыр. Барысы да өебезгә "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә апа Шакирова чылтыратудан башланды. Хәл-әхвәлебезне сорашып, Азалиянең көнкүреше, ихтыяҗлары, хыяллары турында озак сөйләштек без ул көнне. Сүз арасында гына дигәндәй, кызымның күптән хыялланган уенчыгы хакында, аны сатып алырга һаман җай чыкмаганын да әйткән идем. Гөлсинә апаның чылтыратуыннан соң җанга рәхәт булып китсә дә, без бу сөйләшүне оныткан да идек инде. Ә шулай да дөньяда могҗиза бар икән: 10 декабрь көнне Әтнәдә хәйрия марафонында кызыбыз Азалиянең хыялы чынга ашты! Үзе теләгән, үзе хыялланган уенчыгын кочагына кыскан кызыбызның күзләрендәге шатлык, өмет, ышаныч, яратуны тел белән генә аңлатып булмас иде. Язмыш тарафыннан кыерсытылганда да тирә-ягындагы кешеләрнең йөрәк җылысын, шәфкать тулы күңелләрен тою Азалиягә бик кирәк иде. Уенчык кына югыйсә, ә баланың дөньясына күпме бәхет, сөенеч килеп керде, хыялларының иртәме-соңмы чынга ашасына ышаныч туды. Тәүге адымнарын мең газап белән атларга өйрәнүче, һәр уңышына елларга сузылган тырышлыгы аша ирешергә күнеккән Азалиягә күпме шатлык бүләк иткәнегезне күз алдына да китермисездер. Рәхмәт сезгә, өметләребезгә канат куючылар, күңел җылыгыздан өлеш чыгаручылар! Игелек тулы гамәлләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын. Азалиябезнең бүген бик тә язарга өйрәнәсе килә. Яза белсә, иманым камил, күңеле кебек чиста-саф кәгазь битенә "Рәхмәт!" дип язып куя иде. Бу сүзләр - аның йөрәгендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
28 февраль 2021 - 17:20Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.4400
-
28 февраль 2021 - 16:06Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.3900
-
28 февраль 2021 - 15:10Бензин бәяләре артты Хәтерлисездер, элегрәк ел башын яки квартал башлануны “Бәяләр тагын артыр инде”, дип куркып көтә идек.6500
-
28 февраль 2021 - 14:06Хезмәт хакын яңача исәпләргә тәкъдим иттеләр әүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских сүзләренчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак – ул хезмәт хакының уртача арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.7400
-
28 февраль 2021 - 12:00Әтнә театрында иҗат лабараториясе булып узды Әтнә театрында - "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" иҗат лабораториясе булып узды.5900
-
28 февраль 2021 - 11:07Әтнәдә биатлон ярышы булып узды Ватанны саклаучылар көненә багышлап Әтнәдә биатлон ярышы булып узды.9200
-
28 февраль 2021 - 08:00Бүләкләр тапшырачаклар Бүген сәгать 8:30 минутта ӘХЛ уеннарына нәтиҗәләр ясаячаклар.10200
-
27 февраль 2021 - 19:08Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак? Карбыз, кавынның иске орлыкларын утыртсаң, уңыш күбрәк була.9600
-
27 февраль 2021 - 18:03Дәфнә яфрагы файдасын беләсезме? Дәфнә яфрагы тәмләткеч кенә түгел, организм өчен дә бик файдалы ул.11101
-
27 февраль 2021 - 16:13Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.10500
-
27 февраль 2021 - 15:00Россиядә дүрт миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан Эпидемиолог сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин.4300
Реклама
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.17600
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.19200
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесеӘлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!122900
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.26000
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 13 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.25800
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.23802
© 2011 - 2021. Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Этнэ таны". Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: atnatani@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+