Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – инвалидлар декадасы

Авылыбызның яшьләр коллективы 14 нче декабрь көнне мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан "Изгелекләр кылыйк!" дигән исем астында Хәйрия концерты күрсәтте. Концертны мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова алып барды. Концерт барышында үзенең иҗатын урын өстендә алып барган, көчле рухлы, талантлы шагыйрь Фәнис Яруллинның йөрәккә үтеп керә торган шигырьләрен Зөлфия бик урынлы...

Авылыбызның яшьләр коллективы 14 нче декабрь көнне мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан "Изгелекләр кылыйк!" дигән исем астында Хәйрия концерты күрсәтте.

Концертны мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова алып барды.

Концерт барышында үзенең иҗатын урын өстендә алып барган, көчле рухлы, талантлы шагыйрь Фәнис Яруллинның йөрәккә үтеп керә торган шигырьләрен Зөлфия бик урынлы файдаланды. Шигырьләр җыр һәм биюләр белән бергә бәйләп алып барылды. Шәрәфиевларның музыкаль гаиләсе үзе генә ни тора! Рашат улы Радик белән дуэт башкарды. Айрат, Радик, Рашат үзләре генә дә җырладылар. Биктимеров Илнарның җырлары да күпләрнең күңеленә һуш килде. Шәрипов Ришат, Камалиев Рамил, Әхмәтшина Әнисә, Корбанова Айсылу һәм Зөлфия чыгышлары да алкышларга күмелде.

Корбанова Айсылу, Хисмәтуллина Энҗе, Кадырова Алсу, Хәкимуллина Динә, Сәмигуллина Раилә, Касыймова Миләүшә катнашындагы "Балкыш" бию коллективы (җитәкчеләре Фазылҗанова Айгөл) "Чабата" һәм һәзерге заман биюләрен бик оста башкардылар. Бәрәзә авылыннан Әхмәдуллина Камилә дә үзенең биюгә булган талантын күрсәтте.

Концертны һәрберебез бик яратып карады. 2 сәгатьтән артык барган концертны карарга килүчеләр күңеленә һуш килде. Концертны әзерләүчеләргә, анда катнашучыларга авылдашлар исеменнән зур рәхмәт.

Назгөл САДРИЕВА, Бәрәскә авылы

Мин дә бардым

Ходай сиңа берни жәлләмәгән,

Аек акыл, бик зур сабырлык.

Сабырлыклар сары алтын бит ул

Һәр кешедә булмый ул байлык.

Язмамны Фәнис Яруллинның шигыре белән башлап җибәрәсем килә. Олы Бәрәзә авылы мәдәният йортында 7 декабрь көнне инвалидлар көне уңаеннан концерт булып узды. Әлбәттә инде, концерт җырларсыз һәм биюләрсез узмый. "Татар моңы" бәйгесендә лауреат булган җырчы егетебез Айдар Мөхәммәтгалиев та бу концертта чыгыш ясады. Йолдыз Ибраһимова үзенең мәхәббәт җырларын тамашачыларга җиткерде. Хәкимова Гөлия "Кавказ биюе"н башкарды. Гөлиянең биюе, Айдарның җырлары тамашачыларның күңеленә бик тә һуш килде. Гомумән, концертның һәр номерын тамашачылар җылы кабул итеп, акышларга күмделәр. Үзебезнең авыл кызларыннан оешкан "Тамчыгөл һәм Гөлкәем" бию коллективлары матур биюләрен тәкъдим иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре миңе дә концертта катнашырга чакырдылар. Мин үзем иҗат иткән шигырьләремне сөйләдем. Тамашачыларның хәтта шигырьләремне тыңлап, күңелләре тулып китте. Үземнең дә сәхнәдә үк мәдәният хезмәткәрләре чын гөл бүләк иткәч, күзләремә яшь килде. Фәнис Яруллинның шигырендә язылганча, тәннәребездә кимчелек булса да, безнең кебек кешеләрнең җаннарында, күңелләрендә бернинди дә китеклек юк. Инвалид кешеләрнең әздән генә дә күңеле була. Шуңа күрә безне сөендереп, матур концерт оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.

Ләйсән САФИНА,

Олы Бәрәзә авылы

Сәләтле кешеләр күп икән!

"Шәфкатьлелек" марафоны концертын тамаша кылам. Ел саен уздырылса да, быелгы концерт күңелгә ятышлы булды. Катнашучы җырчылар, биючеләрнең дә иң-иңнәрен сайлаганнар. Аеруча да ошаганы - концерт номерларының видеоязмалар белән аралашып баруы. Мәдәният бүлегенең иҗат төркеме әзерләгән әлеге видеорепортажлар аша без шактый мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызның язмышлары белән таныштык. Нинди генә сәләтле кешеләр яшәми икән арабызда! Алар арасында кул эшләре, аш-су осталары да, шигъри җанлы, җор телле, киң күңелле иҗади шәхесләр дә күп икән. "Мөмкинлеге чикләнгән" дисәк тә, алар алар күбесе безгә караганда күпкә сәләтле. Без җай чыккан саен зарланырга яратканда, алар үзләренең күңелләренә юаныч табып, безнең өчен үрнәк булып, киләчәккә өмет белән яши беләләр. Үзләре өчен материаль байлык та сорамадылар. Алар барысы да кешелек өчен иң кирәкле кыйммәтләрне атадылар. Сыкранып тереклек итмәвегез, ә чын мәгънәсендә башкаларга үрнәк булырлык итеп яши белүегез өчен рәхмәт Сезгә!

Инвалидлар ункөнлеге дәвамында мәктәпләрдә дә шактый игелекле эшләр башкарылды. Ул эшләрнең укучылар өчен тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Игелекле эшләрдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең артуы да куандыра. Әти-әниләрнең, әбиләрнең дә мәктәпләр оештырган чараларга катнашуы балалар өчен бернинди сүзләр белән дә алыштырып булмый торган тәрбияви үрнәк. "Шәфкатьлелек ярминкәсе"нә өлеш керткән һәркайсыгызга рәхмәт. Мәктәптә оештырылган шундый чаралар турында башкалардан ишетеп, җылы оекбашлар бәйләп китерүче Насыйбуллина Кадрия, Хәмбәлова Наилә апаларга, Чишмәле Саптан Абдуллин Фәннүр гаиләсенә, Мамыш авылы имамы Гәрәев Рубис абыйга аеруча да зур рәхмәт. Балалар көче белән генә мондый зур чараларны үткәреп чыгу мөмкин булмас иде. Мәктәптә үткәрелгән һәрбер эшкә теләктәшлек белдергәнегез өчен чын күңелдән куанабыз, хөрмәтебез зур сезгә, әти-әниләр. Башкалар өчен кылган риясыз гамәлләрегез балаларыгызның игелеге булып әйләнеп кайтсын. Алар өчен һәрвакыт шулай үрнәк булыгыз.

Гөлнара Корбанова,

Яңа Шашы урта мәктәбе укытучысы

Көчле рухлылар

Бу елдагы инвалидлар декадасы да районда оешкан төстә узып китте.

Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлек кысаларында параолимпия чемпионы Полякова Ирина белән очраштылар. 9 декабрь көнне "Шәфкатьлелек" марафонының күзәтүчеләре булдылар. Декада уңаеннан ТНВ каналында да "Яшьләр online" тапшыруы инвалидлар тормышына багышланган иде. Без анда үзебезнең Мөнир Шакировны да күрдек һәм аның белән горурланып утырдык. Шушы чараларның барысын да күргән кеше буларак, мин үземнең дә күңелемдә туган уй-фикерләремне белдерәсем килә.

Чаралар тиешле югарылыкта узды һәм аларны оештырган, анда турыдан-туры катнашкан барлык кешегә дә бик зур рәхмәт. Аларны күзәткәннән соң кеше ныграк уйлана башлый һәм үз алдына: "Мин бу җирдә дөрес яшимме?"- дигән сорау куярга мәҗбүр була. Физик яктан мөмкинчелеге чикләнгәннәрнең сау-сәламәт кешеләрдән аермалы ягы - аларның гадәти кешеләрдә йоклап яткан мөмкинчелекләрне тормышларында күбрәк куллануы. Алар тормышны башкарак төсмердә яраталар һәм әйләнә-тирәдә яшәүче башка кешеләрнең дә тормышын матурайтырга тырышалар. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булсалар да, алар рухи яктан нык кешеләр, ягъни көчле рухлылар. Тормышта үз урынын тапкан инвалидлар кызганыч кешеләр түгел, сау-сәламәт килеш тормыш мәгънәсен тапмаганнар кызганыч.

Инвалидларның иң мөһим теләге-социаль катлам буларак аларга тормыш-көнкүрешләрендә тиешле социаль шартларны тудырсалар иде (лифтлар, пандуслар, автобусларда төшерелмә баскычлар һ.б.) Бу юнәлештә эшләр алып барылса да, әлегә ул канәгатьләнерлек түгел.

Фәрхәт СӘГЪДИЕВ,

Түбән Шашы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев