Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә инвалидлар декадасы уңаеннан очрашу булып үтте

"Чишмәле Сап авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан сәламәтлекләре чикләнгән язучылар: Гакил Сәгыйров, Рәниф Шәрәфиев, Фәнис Яруллин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Шушы уңайдан авылның китап укучылары да китапханәгә очрашуга килде. Әлеге очрашуны китапханә мөдире Йолдыз Гарипова оештырды һәм алып барды. Килүчеләр язучыларның иҗаты белән таныштылар, шул ук вакытта шигырьләрен укып,...

"Чишмәле Сап авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан сәламәтлекләре чикләнгән язучылар: Гакил Сәгыйров, Рәниф Шәрәфиев, Фәнис Яруллин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Шушы уңайдан авылның китап укучылары да китапханәгә очрашуга килде. Әлеге очрашуны китапханә мөдире Йолдыз Гарипова оештырды һәм алып барды. Килүчеләр язучыларның иҗаты белән таныштылар, шул ук вакытта шигырьләрен укып, фикер алыштылар. Очрашу табын артында бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Алдагы көнне исә шул ук декада кысаларында клуб мөдире Маһинур Бариеваның тырышлыгы белән клубыбызда концерт та уздырылды",- дип хәбәр итте безгә авылдашлары Эльвира Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев