Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шахмат уйнадылар

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикле райондашлар арасында шахмат бәйгесе узды. Аны районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Спорт мәктәбенең шахмат классы белән берлектә үткәрде. Кайберәүләр шашка гына уйный белә булып чыкты. Шөкер, килгән кешене кире бормадылар: шашка ярышы да оештырдылар. Ә җиңүчеләрне Паралимпия һәм дөнья чемпионы Ирина Полякова котлады....

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикле райондашлар арасында шахмат бәйгесе узды. Аны районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Спорт мәктәбенең шахмат классы белән берлектә үткәрде. Кайберәүләр шашка гына уйный белә булып чыкты. Шөкер, килгән кешене кире бормадылар: шашка ярышы да оештырдылар. Ә җиңүчеләрне Паралимпия һәм дөнья чемпионы Ирина Полякова котлады.

Шахмат бәйгесенең шәхси нәтиҗәләре:

  1. Әгъзәм БОРҺАНОВ.
  2. Наил ГАЛИЕВ.
  3. Шәрипҗан ШӘЙХИЕВ.

Алардан тыш Ирек Латыйпов, Илгизәр Фазылҗанов, Илфар Хәкимуллин да эчтәлекле уеннар белән сокландырдылар. Авыл җирлекләре командалары арасында да урыннар билгеләнде.

  1. Күәм.
  2. Түбән Көек.
  3. Түбән Бәрәскә.

Шашка ярышында Рәшидә Мөхәммәтҗанова көндәшләренә бернинди дә мөмкинлек калдырмады - беренче урын яулады. Икенче урынны Госман Газимов алды. Мәсхүдә Газимова өченче урында булды.

Бәйге мизгелләре белән танышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев