Әтнәдә – инвалидлар ункөнлеге
Инвалидлар ункөнлегенә аяк бастык. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән шул хакта сөйләштек. Бүгенге көндә райондагы инвалид-балалар исемлеген ачыклыйбыз, - дип башлады сүзен бүлек җитәкчесе. 9 декабрь көнне Хәйрия марафоны уза. Бу уңайдан мохтаҗ инвалидларны игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итәләр. Бездә инвалид-балалар - 58, I төркем инвалидлар саны -...
Инвалидлар ункөнлегенә аяк бастык. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән шул хакта сөйләштек.
- Бүгенге көндә райондагы инвалид-балалар исемлеген ачыклыйбыз, - дип башлады сүзен бүлек җитәкчесе.
9 декабрь көнне Хәйрия марафоны уза. Бу уңайдан мохтаҗ инвалидларны игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итәләр. Бездә инвалид-балалар - 58, I төркем инвалидлар саны - 173, II төркемнәр - 1214 һәм III төркем инвалидлар - 502. Районда барысы 1947 кеше инвалид статусын йөртә. Аларга ярдәм йөзеннән оешма-предприятиеләр махсус ачылган Хәйрия фондына әле дә акча күчерәләр. Әлбәттә, беренче чиратта, авыру дәрәҗәсенә бәйле рәвештә инвалид-балаларга ярдәм ителә. Анысын табиблар, медицина өлкәсендәге белгечләр составындагы махсус комиссия билгели.
- Ярдәм сораган инвалидлар мөрәҗәгатеәле дә керә. Конкрет ярдәмне мохтаҗ булган һәркем тоячак, - диде Әминә Галиева.
Ә без инвалидларга тиешенчә ярдәм итәбезме? Бу хакта халыктан сораштым. Төрле фикер бар, пессимистлар күбрәк. Әйтик,Түбән Бәрәскәдән Зөлфия ханым:
- Инвалидлар язмышына халык битарафбезнең, - диде.
Олы Мәңгәрдән Гөлсинә ханым:
- Бер генә көнне булса да, инвалидларга хезмәт күрсәтүне бушлай яки ташламалы итәргә кирәк, - дигән фикердә.
Шәхси кибет хуҗалары серле генә елмаеп:
- Аренда бәяләрен төшерсәләр, без инвалидлар өчен бәяләрне сизелерлек дәрәҗәдә киметергә әзер, - диделәр.
Ә менә кайдан икәнен әйтергә теләмәгән Сания апа:
- Халыкның битарафлыгы турында дөрес әйткәннәр. Сәбәбе бар. Чөнки Хәйрия марафоны диюгә, күз алдына типсә тимер өзәрдәй инвалидлар килә. Үзеңне әнә шул синнән ун тапкыр күбрәк акча эшләүче инвалидка ярдәм иткәндәй хис итәсең... - диде.
Башка елларны бер көнне булса да инвалидның чәчен бушка алалар иде. Чәчтарашханәләрне йөреп чыктым: быел бушка булмас, ахыры. Хәзер бер генә теләк: пакет белән күчтәнәч биргәндә (анысы булыр инде, шәт!) "җылы сүзләр"ен кызганмасыннар иде. Инвалидлар аңа бик мохтаҗ.Шөкер, мәдәни чаралар уза. Яңа Әтнәдә Параолимпиада чемпионы Ирина Полякова белән очрашу уза. Авыл клубларында, мәдәният йортларында махсус чаралар көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.6200
-
18 апрель 2021 - 15:20Әтнәләр "Созвездие" фестивалендә Бүген Казан шәһәрендә "Созвездие йолдызлык" фестивале .5600
-
18 апрель 2021 - 14:25Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.6700
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.11500
-
18 апрель 2021 - 12:20Көрәш бәйгесе булып узды " Ашыт " спорткомплексында Спартакиада кысаларында укучылар арасында көрәш бәйгесе булып узды.9100
-
18 апрель 2021 - 11:06Районда санитар - икеайлык дәвам итә Санитар - икеайлыкка музей хезмәткәрләре дә кушылдылар.5400
-
18 апрель 2021 - 10:04Бәрәскәдә өстәл теннисы ярышы булып узды Түбәг Бәрәскә мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды.7100
-
18 апрель 2021 - 09:00Азалияне котлыйбыз! Азалия Мифтахова 13 яшькә кадәрге кызлар арасында Россиядә 3 урын яулады.7900
-
17 апрель 2021 - 18:15Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды8800
-
17 апрель 2021 - 17:31Табиб сезонлы аллергиядән саклану ысуллары турында әйтте Агачларның серкә очыруы белән бәйле рәвештә, Россиядә аллергиядән интегүчеләр саны арта.8300
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.17000
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.20500
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алдыЛенин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.33001
-
16 апрель 2021 - 15:10Мәдәният хезмәткәрләре бер минутта тик тормыйлар Санитар - икеайлык дәвам итә.17900
-
16 апрель 2021 - 10:00“Без һәрвакыт ярдәмгә әзер” Дәүләт Мәшгульлек үзәге шушы көннәрдә үзенең оешуына 30 ел тулуны билгеләп уза.17500
-
16 апрель 2021 - 09:03“Иртәгәге көн белән яшик!” “Ашыт”тагы актлар залында районда булып узган террорчылыкка каршы комиссия эшен йомгаклау узды.16600
-
16 апрель 2021 - 18:10Җиңүне Күәм урта мәктәбе командасы яулады 16 апрель көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен чираттагы интеллектуаль уен – Эрудит клуб интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.16000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика