Әтнәдә иртәгә автобуслар йөри
1 октябрьдә, иртәгә район үзәгеннән Әтнә дәүләт драма театры бинасына кадәр, Өлкәннәр көне уңаеннан өлкән кешеләрне биредә узасы чарада катнашу өчен махсус автобуслар йөртәчәк. Шулай ук Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авыллардан да өлкәннәрне автобуслар алып киләчәк. Әтнә дәүләт драма театры бинасындагы чара иртәнге сәгать 9.00 дә башланып китәчәк. Тәм-том,...
1 октябрьдә, иртәгә район үзәгеннән Әтнә дәүләт драма театры бинасына кадәр, Өлкәннәр көне уңаеннан өлкән кешеләрне биредә узасы чарада катнашу өчен махсус автобуслар йөртәчәк.
Шулай ук Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авыллардан да өлкәннәрне автобуслар алып киләчәк.
Әтнә дәүләт драма театры бинасындагы чара иртәнге сәгать 9.00 дә башланып китәчәк. Тәм-том, кайнар чәйдән авыз иткәч, өлкәннәргә Әтнә дәүләт драма театры коллективы "Яшел эшләпә" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев