Әтнәдә исерек килеш руль артына утыручылар саны арткан
Узган 2013 елда Әтнә районы юлларында башка елларга караганда, чагыштырмача тыныч булды дип әйтергә була. Ел дәвамында юллардагы борылмалар һәм чокырлар кебек, күңелсез вакыйгалар да күп булды. Барысы бергә 9 юл һаләкәте теркәлде, 1 кеше вафат булды, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Чагыштырып карасак, 2012 елда 14 юл һаләкәтендә...
Узган 2013 елда Әтнә районы юлларында башка елларга караганда, чагыштырмача тыныч булды дип әйтергә була.
Ел дәвамында юллардагы борылмалар һәм чокырлар кебек, күңелсез вакыйгалар да күп булды. Барысы бергә 9 юл һаләкәте теркәлде, 1 кеше вафат булды, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Чагыштырып карасак, 2012 елда 14 юл һаләкәтендә 3 кеше вафат булып, 23 кеше тән җәрәхәте алган иде. Шул ук вакытта, 2013 елда спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итү буенча рекорд куелды - "шайтан" коткысына бирелүчеләр - 125 шофер! Башка еллар белән чагыштырганда, билгеле, бу бик күп. Мәсәлән, 2011 елда андыйлар 114 булса, 2012 елда - 98 булган. Күргәнебезчә, бу бик зур үсеш, әмма артка таба. Әгәр әлеге исерек машина йөртүчеләр вакытында тоткарланмаган булса, күпме бәла- казаның сәбәпчесе булыр иде. Бу турыда уйларга да куркыныч. Юл кагыйдәләрен бозуга килгәндә, 2011 елда - 3980, 2012 елда - 1736 административ протокол төзелгән булса, 2013 елда аларның саны 2850 булган. Юл кагыйдәләрен үтәүне тикшерүдә безнең участок инспекторларының да өлеше бик зур. Узган елда алар тарафыннан 739 протокол төзелгән, 8 исерек шофер тоткарланган. Шулай ук 2013 елда административ кодексның 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча, вакытында штраф түләмәгән өчен 5 протокол төзелгән. Яңа елга кергәнебезгә берничә көн генә булса да, инде 3 кеше спиртлы эчемлекләр кулланып машина йөрткән килеш тоткарланган. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Алда язылганнарны укыганнан соң, уйлансагыз иде. Яңа елда яңа рекордлар кирәкме, әллә юкмы - бары сездән генә тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22200
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6700
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12200
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика