Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә исерек шоферлар саны кими

Бәйрәм араларында, 12-15 июнь көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан районыбыз юлларында тәртип бозучыларга 31 протокол төзелгән. 6 кеше саклану каешын такмаган, 1 ата-ана юлга бала утыргычсыз чыккан. 3 машина йөртүчегә тонировка өчен эләккән. 1 йөртүче җәяүлене үткәрмәгән. 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән, Аллага шөкер, тән җәрәхәтләре юк. 1 машина йөртүче эчеп...

Бәйрәм араларында, 12-15 июнь көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан районыбыз юлларында тәртип бозучыларга 31 протокол төзелгән. 6 кеше саклану каешын такмаган, 1 ата-ана юлга бала утыргычсыз чыккан. 3 машина йөртүчегә тонировка өчен эләккән. 1 йөртүче җәяүлене үткәрмәгән. 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән, Аллага шөкер, тән җәрәхәтләре юк. 1 машина йөртүче эчеп тоткарланган. Бу - быелгы 36 нчы исерек йөртүче. Узган ел бу вакытта аларның саны 59 булган. Азаюның сәбәбе - штрафларның бик нык артуы. Узган ел шоферлар алты айда бер җәяүлене үткәрмәгән булсалар, быел җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр саны 14 кә җиткән. "Мотоцикл" операциясе барганлыгын да искәртәбез. 2 мопед тоткарланып, "штраф-стоянка"га ябылган. Әлеге төр техника белән йөрсәгез, иң элек документларын тәртипкә китерегез, аннан соң юл кагыйдәләрен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев