Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: исереклек яшькә-картка карамый

2 ноябрь көнне ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиевкә ияреп, исерек хәлдә техника йөртүчеләрне газетада яктырту максатыннан, көндезге рейдка чыктым.

Гадәти көннәрне техника руле артына исерек хәлдә утыручыларны очратуың икеле - җә була, җә юк... Шулай да руль артына утырып бәйрәм итәргә теләүчеләр бар. Юк, юк та, очрыйлар. Шуны күз алдында тотып, инспектордан бәйрәм көнне үзе белән бергә алуын сорадым.

- Бүгенге көндә штрафларын вакытында түләмәүчеләр буенча эшлибез. Ә андыйлар күп булмаса да, бар әле. Һәрберсе исәптә, берсе дә җәзадан читтә калмаячак, - ди ул кырыс кына.

Шуңа игътибар иттем, бу юлы инспектор яхшырак коралланган - яңа тизлек үлчәгече бар. Мәгънәсе шул - зур тизлектә килүче машинаның номерын да укып була. Машинада элдерергә яратучылар моны исләрендә тотсыннар иде.

Олы Әтнә авылыннан чыгарга да өлгермәдек, инспектор туктап, шик уяткан "14" маркалы машина янына атлады. Мин исә, бу йөртүче исерек булмас дип, машинадан чыкмаска уйладым... ә бераздан карасам, инспектор әлеге йөртүчегә карар тутырып ята иде. Әйтәм бит, алкоголь исен ерактан ук сизә бугай ул.

Районның берничә авылында булып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар тоткарланды, кайберсенә кисәтү ясалды. Төш вакыты узгач, озакламам, өйгә кайтырмын, дидем. Ә аңарчы Олы Мәңгәргә барып кайтырга уйладык. Монда безне "Фиат" автомобиле йөртүчесенә административ карар тутыручы участок инспекторы Фәнил Сабиров каршы алды. Йөртүче спиртлы эчемлек кабул иткән. "Бәйрәмне машина йөртсәләр дә ял итеп каршыларга яратучылар күп шул", - дип куйды закон сакчысы.

Ә исереклек яшькә-картка карамый. Бу көнне исерек хәлдә эләгүчеләр икесе ике буын вәкиле, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейдка чыктык