Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә изге гамәлләр кылына

Рамазан ае дәвам итә Изге айда - изге гамәлләр Бар мөселман дөньясының сыналу чоры - ураза башланды. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың. Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе -...

Рамазан ае дәвам итә

Изге айда - изге гамәлләр

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры - ураза башланды. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың.

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе - күркәм күренеш. Яшьләребез ураза тота, намазга баса икән , димәк киләчәктә динле, иманлы балалар тәрбияләүгә таба бер адым алга атлыйбыз. Ул гына да түгел, шундый изге гамәлләргә җитәкчеләребезнең дә йөз белән борылуы, кулдан килгәнчә ярдәм итүе куандыра.

Изге айның бер кичендә Олы Мәңгәр авылының дин юлында йөрүче мөселманнары өчен ифтар ашы уздырылды. Ураза тотучы авылдашларыбыз өчен авыз ачу "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Габделбәр улы Шәрипов җитәкчелегендә оештырылды.

Олы Мәңгәр мәхәлләсе элек электән үзенең зурлыгы белән дан тоткан. Заманында мәчетләре дә берничә булган дип сөйли өлкәннәр. Бүген авыл уртасында балкып утырган агач мәчет узган гасыр ахырында төзелгән. Якты, чиста бу Аллах тәгалә йортына Гает намазларына хәйран күп кеше җыела, тик алар арасында яшьләрнең аз булуы гына күңелгә борчу сала. Кызганыч, өлкәннәрнең саны да елдан ел кими.

Ифтар мәҗлесе көнне намазда булган дин кардәшләребез дә башта әнә шул мәчеткә җыелды. Биредә ахшам намазын укыганнан соң, махсус чакыртылган машиналарда авыл ашханәсенә юл алдылар. Мул табыннар артында Коръән сүрәләре белән дәвам итте әлеге мәҗлес. Күп еллардан бирле авылның мәзине булып торган Мәсхүт абый Шакиров, авылның элекке мулласы Илфар абый Әрдәшев, имамыбыз Илдар абый Хисмәтуллин тарафыннан әйтелгән вәгазъләр, дога - сүрәләр мәҗлескә ямь бирде. Авыл җирлегенә кергән өч авылның сайлап куелган имам- абыстайлары, дин юлында йөргән өлкәннәребез арасында хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре бергәләп дингә кагылышлы мәсъәләләрне уртага салып сөйләште. Кунаклар арасында тормыш иптәше Ләлә ханым белән күмәк хуҗалыкның данлыклы җитәкчесе Наил абый Сабиров та бар иде. Яшь кенә булса да, арада берничә елдан бирле Ураза тотып, намазын калдырмаган авылдашыбыз Илназ Хисмәтуллинның да булуы куандырды.

Бик матур, җылы очрашу булып узды Олы Мәңгәрдә. Тоткан Уразалар, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын иде. Җитәкчеләребез дә киң күңелле булып, һәрвакыт әнә шундый изге гамәлләргә юмарт булсыннар иде. Барыбыз да шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев