Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кәҗә дә мал исәбендә йөри

Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Алдагы еллардагы сыман, быел да сыер асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидия алачаклар. Өстәмә яңалык: бу субсидия быел кәҗә асраучы хуҗалыкларга да бирелә. Шуңа күрә кәҗә асрасагыз, авыл җирлегендә аның исәптә булуы кирәк. Шулай итеп, моннан...

Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Алдагы еллардагы сыман, быел да сыер асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидия алачаклар. Өстәмә яңалык: бу субсидия быел кәҗә асраучы хуҗалыкларга да бирелә. Шуңа күрә кәҗә асрасагыз, авыл җирлегендә аның исәптә булуы кирәк. Шулай итеп, моннан соң "Кәҗә мал түгел..." гыйбарәсе кулланылыштан төшәргә дә мөмкин. Тана алучылар, белми калмагыз, сыер итеп асрар өчен тана алгансыз икән, дәүләттән бер мәртәбә 15 мең сум акча бирелә. Моның өчен аның авыл җирлегендә исәптә булуы турындагы, ветеринария белешмәсе, кулыгыздагы документлар белән район авыл хуҗалыгы бухгалтериясенә килергә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә быел бер савым сыер башына субсидия күләме-3000 сум, кәҗәгә исә-1000 сум итеп билгеләнгән.

Әлеге субсидияләрне алыр өчен теркәлү урыны буенча авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев