Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Кәҗә елы

2015 ел - Кәҗә (сарык) елы. Безнен дәвергә кадәр төрле халыклар төрле календарьлардан файдаланганнар. Шуларның берсе - аерым бер хайван исемен йөрткән 12 еллык к алендарь. Ерак Көнчыгыш илләре халыкларында бу календарь безнен эрага кадәр үк кулланылышта булган. Ул Юпитер планетасы хәрәкәтенең астрономик циклларына нигезләнгән. Календарь төзү өчен Юпитер хәрәкәтенең...

2015 ел - Кәҗә (сарык) елы. Безнен дәвергә кадәр төрле халыклар төрле календарьлардан файдаланганнар. Шуларның берсе - аерым бер хайван исемен йөрткән 12 еллык к алендарь. Ерак Көнчыгыш илләре халыкларында бу календарь безнен эрага кадәр үк кулланылышта булган. Ул Юпитер планетасы хәрәкәтенең астрономик циклларына нигезләнгән. Календарь төзү өчен Юпитер хәрәкәтенең әйләнеш түгәрәге 12 тигез өлешкә бүленгән, ягъни 12 ел килеп чыккан һәм аларның һәркайсына 12 төрле хайван исеме бирелгән (Ат, кәҗә, маймыл, әтәч, эт, дуңгыз, аҗдаһа, үгез, юлбарыс, елан, мәче, күсе). Календарьлар төзү бик борынгыдан килә һәм ул кешелекнең зур казанышы да. Календарьлар төзүнең нигезе - күк җисемнәренең хәрәкәтенә бәйле. Астрономик күренешләр көн белән төн чиратлашуыннан, ай фазаларының үзгәреп торуы... Шул рәвешле календарьларда төрле-төрле. Григорьян календарен барыбыз да беләбез. Бу календарь буенча 21 мартта көн белән төн торышы тигезләшә. 1701 елда Петр I Христиан календарен кертә. Бу милади ел исәбе (иске стиль) татарлар арасына XIX йөзнең икенче яртысында гына урнаша. Аңа кадәр татарлар арасында гарәп ай һиҗрисе (Камария) Фарсы Кояш календаре (Шәмсия), христиан (Румия) календаре кулланылышта була. Шәмсия буенча вакыйга кояшның Зодиактагы 12 йолдызлык аша үтүенә бәйләп аңлатыла. Анда март ае елның беренче ае булып саналган. Яңа ел Кояш Хәмәл (кузы, сарык бәрәне) йолдызлыгына кергән вакыттан башланган. Яңа елны 21 мартта каршы алганнар һәм аны "Нәүрүз ае" дип атаганнар. Димәк, 2015 ел Кәҗә (сарык, куй) елына нәрсәләр хас?

Уңышка ирешүчән дуслар янында чуала белгәндә,уңышлы ел дияргә була. Үгез,Әтәч, Эттэн ераграк булыгыз. Башка кәҗәләр белән көрәшү дә уңыш китермәс. Сынамышлар буенча карасак, мөэминнәр хәерле эшләргә хирыс булырлар, иген күп булыр. Ул ел угыл туса, ярдәмчел булыр.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев