Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат “Башваткыч“

Олы Мәңгәр китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова һәр елдагыча быел кабат китап укучылар белән бик матур очрашу оештырды. Быелгы очрашу агымдагы елның Татарстанда әдәбият елы буларак игълан ителүе уңаеннан әзерләнгән. Җитмәсә, әле бит бәйрәм алды көннәре дә. Шуңа да бирегә килгән кунакларның кәефләре күтәренке иде. Әдәбият елы белән бәйле сораулардан әзерләнгән "...

Олы Мәңгәр китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова һәр елдагыча быел кабат китап укучылар белән бик матур очрашу оештырды. Быелгы очрашу агымдагы елның Татарстанда әдәбият елы буларак игълан ителүе уңаеннан әзерләнгән. Җитмәсә, әле бит бәйрәм алды көннәре дә. Шуңа да бирегә килгән кунакларның кәефләре күтәренке иде. Әдәбият елы белән бәйле сораулардан әзерләнгән " Башваткыч" сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Надия Сәфәргалиева, Рәзинә Сәләхетдинова һәм Надия Равзетдинова катнашкан уенны Гөлшат Наил кызы бик мәгънәле риваятьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, бик матур итеп алып барды. Шул ук вакытта Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Илнур Шакировның хөрмәтле хатын- кызларыбызга моңлы җырларын бүләк итүе ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев