Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат бәйге

Мәңгәрдә кабат ярыш Соңгы көннәрдә Олы Мәңгәр урта мәктәбе районның үзенә күрә бер спорт мәйданына әйләнде дисәм, ялгышмам. Әле генә Илдар Сафиуллин кубогына чаңгы ярышлары үтеп киткән иде. Күптән уздырылып килгән матур традицияне кабат яңарттылар - күмәк хуҗалык призына көрәш бәйгесе уздырылды. Ярышка үзебезнең Әтнә командасыннан тыш, Арча, Биектау, Арча...

Мәңгәрдә кабат ярыш

Соңгы көннәрдә Олы Мәңгәр урта мәктәбе районның үзенә күрә бер спорт мәйданына әйләнде дисәм, ялгышмам.

Әле генә Илдар Сафиуллин кубогына чаңгы ярышлары үтеп киткән иде. Күптән уздырылып килгән матур традицияне кабат яңарттылар - күмәк хуҗалык призына көрәш бәйгесе уздырылды.

Ярышка үзебезнең Әтнә командасыннан тыш, Арча, Биектау, Арча районы Шушмабаш авылы һәм күрше Мари Иле республикасының Октябрьский, Морки, Бәрәңге районнары, Йошкар Ола шәһәре командалары катнашты. Көрәшчеләр 13 авырлык үлчәвендә көч сынашты. 1997 һәм аннан кечерәкләр арасында узган бәйгене уздыру "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының ярдәме белән, шулай ук спорт мәктәбе һәм Олы Мәңгәр урта мәктәбе җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә оештырылды.

Бәйге барышында кызыклы мизгелләр дә булмады түгел. Мари Иле командасы элегрәк бер генә булса, быел ике кызны көрәшче буларак тәкъдим итте. Кемгә ничектер, кыз кешенең егетләр белән бергә бил алышуын мин шәхсән үзем бик аңлап та бетермим. Кыз кеше нәфис, гүзәл зат буларак, ирләр сыман көрәшеп йөрүен күңел кабу итә алмый. Тик менә тренерлар бүтәнчә уйлый күрәсең. Һәм юкка да түгел, берничә елдан бирле Әтнә егетләренә бирешеп килгән Рүдия Габдуллина быел 43 килограмм һәм югарырак авырлык үлчәвендә безнең Рәсим Сәләхетдиновка гына бирелеп, икенче урынны яулады. Тырыш кызга молодец дими, ни дисең инде. Ә команда нәтиҗәләре буенча беренче урынга Әтнәләр лак булды. Икенче урында - Биектау, өченчедә - Арчаның Шушмабаш, дүрттә - Арча, биштә - Мари Иле җыелма командасы. Командага җиңү китергән көрәшчеләрне дә санап үтәсем килә. Эмиль Сабитов( Олы Мәңгәр) - 3 урын, Айзат Филатов (Олы Мәңгәр) - 2 урын, Әнис Әхмәтшин (Олы Мәңгәр) - 2 урын, Динарис Таҗетдинов (Әтнә) -3 урын, Әлфис Маннапов (Күәм) - 1 урын, Адель Гыйләҗев (Күәм) - 2 урын, Рәсим Сәләхетдинов (Олы Мәңгәр) - 1 урын, Инсаф Галәветдинов (Көек) - 1 урын, Ильмир Сабиров (Олы Мәңгәр) - 1 урын, Азат Вафин (техникум) - 3 урын, Ринат Галиуллин ( Олы Әтнә) -2 урын, Фәнгиз Мәннәнов ( техникум) - 1 урын, Максимов Максим (техникум) - 2 урын, Эльмир Яруллин (техникум) - 2 урын. Беренче урынга - 800, икенчегә - 600, өченчегә - 400 сум күләмендә акчалата призлар тапшырылды. Җиңүче команда шулай ук бәйгенең махсус призы - тәкәгә дә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев