Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат очрашу

Очрашу Башланды... Олы Мәңгәрдә узган ел барышында өлкәннәр белән үткәрелгән очрашулар турында язмалар белән танышып баргансыздыр. Быел кабат әнә шундый очрашулар башланып китте. Аларның иң беренчесе чәршәмбе көнне, мәдәният йортында урнашкан китапханәдә бюулып узды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге очрашуларны бирегә җыелучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә...

Очрашу

Башланды...

Олы Мәңгәрдә узган ел барышында өлкәннәр белән үткәрелгән очрашулар турында язмалар белән танышып баргансыздыр. Быел кабат әнә шундый очрашулар башланып китте.

Аларның иң беренчесе чәршәмбе көнне, мәдәният йортында урнашкан китапханәдә бюулып узды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге очрашуларны бирегә җыелучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова сүзләренә караганда, очрашуларны яңарту турында үтенечләр бик күп булган.

Очрашу алдагы елдагы кебек үк авыл абыстае Диләрә апаның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Авылыбыз тарихчысы Люция апа Әхмәтҗанова татар халкы тарихына багышлап чыгыш ясады. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге очрашу 15 октябрь - Хәтер көненә багышлап әзерләнгән иде. Люция апа 1552 елда Казан ханлыгын алуга бәйле вакыйгаларны искә төшереп үтте, алар рухына багышлап дога укыды. Татар халкының милләт буларак югалмавына, аның милли йолаларының, шулай ук иң беренче чиратта телебезне саклауда иң зур рольне нәкъ менә өлкәннәр уйный. Люция апа да чыгышында нәкъ менә шуңа басым ясады. Быелгы очрашуларның төп темасы да - " Дин тарихы". Димәк, киләчәктә дә шул темага кызыклы чыгышлар тыңларга насыйп булачак.

Очрашуны дәвам итеп, хуҗабикә - китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова кунакларны авылыбызга, районыбызга кагылышлы яңа чыккан китаплар белән таныштырды. Шунысы күңелле, өлкән яшьтә булсалар да, бирегә җыелган әби - апалар сөйләнелгәннәрне чын күңелдән бирелеп кабул итә , кызыксынып тыңлый беләләр. Аларның яңалыкка омтылышы, үзләренең дә белгәннәре белән уртаклашулары күңелдә үзенә күрә бер сөенечле тойгылар тудыра. Теләсә нинди сүз , гайбәт сөйләү кебек яман нәрсәләрдән күпкә ерак тора алар. Ара ерак дип , баскычтан менәсе бар дип тормыйлар- киләләр. Ә бит араларында 80не узганнары да байтак.

Мондый очрашулар башка авылларда яшәүче өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр иде,минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев