Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат референдум уза

Әтнәдә халыктан җыелган үзара салымны куллану буенча, узган ел районыбызның 11 авыл җирлегендә референдумнар узган иде. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасында да язылды. Референдумнар кабат узачак. Шунысын да искәртәсе килә, биредә бер сумга дүрт сум күләмендә республика ярдәме дә каралган. Тагын шунысын да искә төшереп узу урынлы булыр, үзара салым...

Әтнәдә халыктан җыелган үзара салымны куллану буенча, узган ел районыбызның 11 авыл җирлегендә референдумнар узган иде. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасында да язылды. Референдумнар кабат узачак. Шунысын да искәртәсе килә, биредә бер сумга дүрт сум күләмендә республика ярдәме дә каралган.

Тагын шунысын да искә төшереп узу урынлы булыр, үзара салым сайлау рәвешендә тавышка куела, анда 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Районыбызның Кышлау авыл җирлеге референдумны ике тапкыр үткәрде, һәм авылдагы борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен күп кенә эшләр башкарды. Бу хакта Рәхинә ханым Шакирова белән булшан әңгәмәбезне укучылар яхшы хәтерлидер.

Тагын бер яңалыкны әйтәсе килә, референдум бу юлы Олы Әтнә авыл җирлегендә дә уза. Шуңа күрә дә һәркайсыбызга әлеге эшкә җаваплы карап, сайлауларда актив катнашу кирәк булачак.

Халыктан җыелган салым акчасы, шушы авыл җирлекләренә кергән авыллардагы борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев