Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак. Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Сабада көндез 4-6 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин. 16 гыйнварга...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак.


Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә.

Сабада көндез 4-6 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.

16 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, урыны белән кар. Һава температурасы - 12-13, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкынайта.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев