Әтнәдә качакларны атып туктаткан полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләре министр боерыгы нигезендә махсус күкрәк билгеләренә лаек булдылар. - Күрсәткән кыюлыклары һәм үз вазифаларын тиешенчә башкарганнары өчен, минем ходатайство белән безнең ике хезмәткәр шундый зур бүләккә ия булдылар, - дип билгеләде Әтнә полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Олы...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләре министр боерыгы нигезендә махсус күкрәк билгеләренә лаек булдылар.
- Күрсәткән кыюлыклары һәм үз вазифаларын тиешенчә башкарганнары өчен, минем ходатайство белән безнең ике хезмәткәр шундый зур бүләккә ия булдылар, - дип билгеләде Әтнә полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Олы Әтнә-Казан юлында бер җиңел автомобиль полиция хезмәткәрләренең туктарга дигән әмеренә буйсынмыйча, качарга омтылган иде. Машинаның көпчәгенә атып туктаттылар. Кыскасы, качакларга полиция хезмәткәрләре боерыгын үтәмәгән өчен дә җавап тотарга туры киләчәк... Ә менә шул качакларны тоткан ике хезмәткәр - Марсель Шәрәпов һәм Фәнил Муллагалиев бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев