Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә каникулларны хәвеф-хәтәрсез уздырыйк

Тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Хөрмәтле әти-әниләр, бәла-казалар килеп чыкмасын өчен балаларның буш вакытларында ни-нәрсә белән мәшгуль булуларын даими белешеп торыгыз. Язгы каникул вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Күп вакыт балалар тирә-юньгә...

Тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.

Хөрмәтле әти-әниләр, бәла-казалар килеп чыкмасын өчен балаларның буш вакытларында ни-нәрсә белән мәшгуль булуларын даими белешеп торыгыз. Язгы каникул вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, кипкән үләнне кызыксынып яндырып карарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торыгыз. Үзегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез.

Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки куп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча яшәвен, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганчы ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Шулай ук көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев