Әтнәдә капка төбен кемнәр көри?

Капка төбен кем көри? "Элеккечә үк Сезне тыңлыйбыз, моң-зарыгыз булса редакциягә шалтыратыгыз, дип язгансыз?.." Югары Бәрәскәдән әнә шулай шикләнеп шалтыраттылар... Соң, кайчан тыңламыйча калганыбыз бар?! Шалтыратып әйтегез, языгыз! "Авылдагы барлык урамнар диярлек кардан чистартыла. Ә безнең Яшеллек урамын кар басты инде", - дип зарланды шушы урамда яшәүче Рәшит Хәйретдинов. Проблема...
Капка төбен кем көри? "Элеккечә үк Сезне тыңлыйбыз, моң-зарыгыз булса редакциягә шалтыратыгыз, дип язгансыз?.." Югары Бәрәскәдән әнә шулай шикләнеп шалтыраттылар... Соң, кайчан тыңламыйча калганыбыз бар?! Шалтыратып әйтегез, языгыз! "Авылдагы барлык урамнар диярлек кардан чистартыла. Ә безнең Яшеллек урамын кар басты инде", - дип зарланды шушы урамда яшәүче Рәшит Хәйретдинов. Проблема Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә карый, шуңа күрә җирлек җитәкчесе Сәет Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. Тик бар да без уйлаганча гади генә түгел икән, элек кенә урамда кар чистартылмаса авыл җирлегенә зарлана идек. - Беренчедән,быелның 1 гыйнварыннан башлап урамнан кар чистарту безнең вәкаләтләргә керми. Икенчедән, Яшеллекнең, нибары бер йортлы басу кырыендагы урам булуын әйтү дөрес булыр. Өченчедән, ул урамны хуҗалык техникасы белән кардан чистарткан идек инде, кабат кар яуды бит. Шуңа да карамастан, ул урамны бүген үк карап, әйләнеп үтәм. Хуҗалык техника бирсә, чистартырбыз, - диде җитәкче. Яхшыга өметләнегез, Рәшит абый! Ә без, авыл җирлегенә Сездән рәхмәт сүзләре барып ирешер, дигән өметтә калабыз. Олы Әтнәдән дә урамдагы кардан зарланып шалтыраттылар. Тулкын урамында да шул ук хәл икән. "Ничек итеп эттергәннәрдер, кар уртада калган", - диделәр. Сорауга Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров җавап бирде. "Дүшәмбе төнендә үк Олы Әтнә урамнарына кар чистартучы тракторлар чыгачак", - дип вәгъдә итте. "Коммуналь хуҗалыкның урам чистарту техникалары аз", - диюне еш ишетәбез. Куанычлы хәбәр, тиздән оешма грейдерлы да булачак. Шул ук вакытта халыкка да сүзебез бар. Еш кына: "Урамдагы карны эттереп, капка төбенә өеп киткәннәр", - дип зарланырга ярата безнең халык. Моның өчен кар эттерүчене гаепләргә тырышу - мәгънәсезлек. Кая куйсын ул карны, кесәсенә тутырып барсынмы?! Кар эттерүченең төп бурычы - урамга "Ашыгыч ярдәм", "Янгын" машиналары керерлек итү. Димәк, капка төбен һәркем үзе көрәргә тиеш була. Мәкаләне газетага бирер алдыннан гына, Югары Бәрәскәдән, "Мәсьәлә уңай хәл ителде. Сезгә дә, авыл җирлеге җитәкчесенә дә рәхмәт", дип телефоннан шалтыраттылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.4200
-
3 март 2021 - 18:06Татарстан халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк 8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.2800
-
3 март 2021 - 17:05Якташ шагыйрә белән җылы очрашу Күәм мәктәбендә райондашыбыз Гөлүсә Батталова белән бик җылы очрашу булып узды.5300
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2000
-
3 март 2021 - 15:10Раяз "Шаян ТВ"да кунакта «ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларны дәвам итә.6700
-
3 март 2021 - 13:30Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов призына - Хоккей ярышы узды Олы Әтнә бозында Әтнә районы башлыгы кубогына Хоккей ярышы узды.10400
-
3 март 2021 - 12:06Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.4700
-
3 март 2021 - 11:10ӘХЛ җиңүчеләрен бүләкләделәр Гыйнвар-Февраль айларында ӘХЛ уеннары булып узган иде.8200
-
3 март 2021 - 10:15Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча 106 млн сумлык уен кораллары алды Республиканың 14 белем бирү учрежденисе яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителде.3600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2000
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5500
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.14500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.94600
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.25201
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар23200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика