Әтнә таңы

Әтнәдә Карга боткасы ашадылар

Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасында язның матур бәйрәмнәреннән берсе - Карга боткасы бәйрәмен үткәрделәр. Сабыйлар яз турында матур шигыр ьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шунда ук өйдән- өйгә кереп хуҗалардан Карга боткасына ярма, йомырка, май җыю күренешен дә күрсәтеп үттеләр. Уеннар да читтә калмады, командаларга бүленеп аркан тарттылар, "эз"гә басып йөрделәр, таҗлардан...

Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасында язның матур бәйрәмнәреннән берсе - Карга боткасы бәйрәмен үткәрделәр. Сабыйлар яз турында матур шигыр ьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шунда ук өйдән- өйгә кереп хуҗалардан Карга боткасына ярма, йомырка, май җыю күренешен дә күрсәтеп үттеләр. Уеннар да читтә калмады, командаларга бүленеп аркан тарттылар, "эз"гә басып йөрделәр, таҗлардан чәчәкләр җыйдылар. Соңыннан пешекче апалары әзерләгән боткадан авыз иттеләр. Татар халкының милли бәйрәме булган бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: