Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә каз атучыны хөкемгә тарттылар

Ата белеп атсаң гына Ату сезонында безнең якларга аучыларның күпләп килүенә ияләштек инде. Тик менә алар арасында закон таләпләренә каршы килеп, башбаштаклык күрсәтүчеләре дә юк түгел. Апрель ае ахырында Казаннан нәкъ дусты белән берәү безнең якларга ау кораллары алып кайтып төшә. Исәпләре - биредә аучылык белән шөгыльләнү була. Әмма ниятләре...

Ата белеп атсаң гына

Ату сезонында безнең якларга аучыларның күпләп килүенә ияләштек инде. Тик менә алар арасында закон таләпләренә каршы килеп, башбаштаклык күрсәтүчеләре дә юк түгел.

Апрель ае ахырында Казаннан нәкъ дусты белән берәү безнең якларга ау кораллары алып кайтып төшә. Исәпләре - биредә аучылык белән шөгыльләнү була. Әмма ниятләре бик яхшыдан булмый дусларның. Исеменнән үк күренгәнчә, ату тыелган "Ашыт" сакланышына керәләр алар. Шунда "Гуменник" токымлы ата казны атып алалар. Нәтиҗәдә, тыелган җирдә каз аткан өчен дусларның берсе җинаять җаваплылыгына тартыла.

Белешмә өчен. "Гуменник" исеме әлеге каз токымына кыяфәтләре буенча бераз тавыкка охшап торганы өчен бирелгән. Бик каты тавышлы, зур гәүдәле бу токым казлар ау яратучыларга бик яхшы таныш. Казны атып алу күп аучылар хыялы. Аларны күпләп юк итү закон тарафыннан катгый тыелган. Каз бик сак оча, шуңа да аны ату бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев