Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә каз-үрдәк өчен дә субсидия биреләчәк

Сыер белән кәҗә асраучыларга субсидия биргәнгә ияләнеп килә идек инде. Тавык-чебеш, каз-үрдәк турында сөйли башладылар. Менә сиңа мә... субсидия биреләчәк, диләр. Быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешеләргә тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Шунысын истә калдырыгыз: субсидия инкубатордан алган, 7 тәүлеккә кадәрге яшь чебешләр өчен биреләчәк. Сатып...

Сыер белән кәҗә асраучыларга субсидия биргәнгә ияләнеп килә идек инде. Тавык-чебеш, каз-үрдәк турында сөйли башладылар. Менә сиңа мә... субсидия биреләчәк, диләр.
Быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешеләргә тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Шунысын истә калдырыгыз: субсидия инкубатордан алган, 7 тәүлеккә кадәрге яшь чебешләр өчен биреләчәк. Сатып алган кәгазегез кулыгызда булсын. Бер күркә чебиенә - 15 сум, казга - 12 сум, үрдәккә - 5 сум, бройлерга - 4 сум. Алган чебешләрегез, кайсын алсагыз да илледән ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев