Әтнә таңы

Әтнәдә көчле җил көтелә

Шимбә көнне, дөресрәге төнлә 3нче яртыда кинәт көчле җил күтәрелде. Эсселектән котылу юлы - тәрәзәләрне ачу, нәкъ шулай иткән идек. Көчкә ябып өлгердек. Авылда түнгән агачлар булды, зиратта берсе чардуган өстенә төшкән. Газ торбалары өстенә ятып торган зур агачны кире якка алып бәргән. Бу атна башында да күкрәү һәм көчле...

Шимбә көнне, дөресрәге төнлә 3нче яртыда кинәт көчле җил күтәрелде. Эсселектән котылу юлы - тәрәзәләрне ачу, нәкъ шулай иткән идек. Көчкә ябып өлгердек. Авылда түнгән агачлар булды, зиратта берсе чардуган өстенә төшкән. Газ торбалары өстенә ятып торган зур агачны кире якка алып бәргән.

Бу атна башында да күкрәү һәм көчле җил вәгъдә итәләр. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә. Бу гына да түгел, синоптиклар боз яварга мөмкин диләр. Өйдән каядыр киткәндә тәрәзәләрне ачык калдырмагыз, җил очыртырлык әйберләрне җыеп куегыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: