Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күчмә кабул итү

2016 елның 14 сентябрендә Әтнә районы Ташчишмә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Л.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды.

Чараның буласы турында халыкка белдерүләр аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде.

Кабул итүдә якын-тирә авылларда яшәүчеләр катнашты. Чарада асылда сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә: сыйфатсыз товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү, килеп туган четерекле хәлләрдән чыгу ысулларына кагылып үтелде.

Шулай ук кулланучыларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар да бирелде. Башлыча алар техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны сатып алу, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую, сыйфатсыз товарны кире кайтару срокларына кагылышлы булды.

Моннан тыш чарада катнашучыларга күрсәтелгән мәгълүматларын җентекләп өйрәнгәннән соң гына теге яки бу товарны сатып алырга, товарны җитештерү датасына, яраклылык срогы, саклау шартларына аерым игътибар итәргә кирәкле киңәш ителде.

Кыскасы, авыл халкын кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ирештерелде. Чарага килгән һәммә кеше кабул итүне оештырган өчен рәхмәт белдереп, алга таба да мондый кирәкле чаралар үткәрүебезне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев