Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күңелле бәйрәм оештырдылар

Комыргуҗа авыл җирлегендә яшәүчеләр бик бәхетле, мул тормышта яшиләр. Биредә җитәкчеләр халыкка карата һәрвакыт ныклы игътибар бирәләр. 28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин һәм җирлек сәркатибе Ләйлә Шаһиева Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче барлык өлкәннәргә дә пакет белән бүләкләр өләшеп чыктылар. Нәрсәләр генә юк иде ул...

Комыргуҗа авыл җирлегендә яшәүчеләр бик бәхетле, мул тормышта яшиләр. Биредә җитәкчеләр халыкка карата һәрвакыт ныклы игътибар бирәләр.

28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин һәм җирлек сәркатибе Ләйлә Шаһиева Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче барлык өлкәннәргә дә пакет белән бүләкләр өләшеп чыктылар. Нәрсәләр генә юк иде ул пакетларда! Өлкәннәргә кирәк бөтен нәрсә дә бар. Көчкә күтәреп кердем.

1 октябрь көнне 4 авылның өлкәннәрен машина белән Комыргуҗа мәктәбенә алып килделәр. Өстәлдә ниләр генә юк иде! Монда мин белмәгән ризыклар, тәм-томнар да куелган иде. "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Абдулла улы Хәкимов һәм авыл җирлеге җитәкчесе олыларны хөрмәтләп бик матур чыгыш ясадылар. Ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова арадан 27 кешене юбилейлары - түгәрәк даталар белән котлап, бүләкләр тапшырды. Мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиеваның котлавын да өлкәннәр яратып тыңлады.

Табын артында хуҗалыкның элекке җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, хәзерге директоры һәм авыл җирлеге җитәкчесе дә ахырга кадәр безнең белән бергә утырдылар. Комыргуҗа мәктәбе укучылары бик матур концерт әзерләгәннәр. Олы Әтнәдән килгән үзешчән артистлар без яшь вакытта яңгыраган җырларны башкардылар. Монысы миңа аеруча ошады.

Өйгә күчтәнәч биреп кайтардылар. Район мәгариф бүлегеннән дә күчтәнәч бар иде. Кыскасы, бәйрәм оештырганнарның барысына да - җитәкчеләргә, сыйлап йөрүчеләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев