Әтнә таңы

Әтнәдә кем кемне гаепли?

Хат эзеннән Гаепләү җиңел, ә менә төзәлү... Соңгы вакытта редакциягә Күңгәр авыл җирлегенә кергән авыллардан аноним хатлар килә. Андый хатларның закон нигезендә тикшерелмәгәнен белсәләр дә, яза торалар. Бер генә дә, ике генә дә түгел... Сүрия МИНГАТИНА Ни өчен языла, нигә кайный авыл, ахыр килеп ник бер-берсен күрә алмыйлар? Кем кемнән...

Хат эзеннән

Гаепләү җиңел, ә менә төзәлү...

Соңгы вакытта редакциягә Күңгәр авыл җирлегенә кергән авыллардан аноним хатлар килә. Андый хатларның закон нигезендә тикшерелмәгәнен белсәләр дә, яза торалар. Бер генә дә, ике генә дә түгел...

Сүрия МИНГАТИНА

Реклама

Ни өчен языла, нигә кайный авыл, ахыр килеп ник бер-берсен күрә алмыйлар? Кем кемнән риза түгел. Беренче хат: "Хөрмәтле редакция! Бу хатны Сезгә өч авыл халкы исеменнән язабыз. Сүзебез мәдәният йорты хакында. Күптән түгел генә безнең клубта Ул клубның эш сәгате дә юк, эшләгәне дә юк дип беләбез. Бер тәртип дигән нәрсә юк. 5 сентябрь көнне төнге сәгать уникедә клубта пожар дип белерсең. Клуб баскычына чыгып утырып яшьләр кальян суыра. Башка көннәрне бу хәл клуб эчендә булган. Клубтан кайтканда малайларның күзләре пыялаланган, үз-үзләрен тотышлары сәер. Балалар сөйләве буенча ул аппаратның кемнеке икәнен дә беләбез. Анда салырга үлән, аракы, пивоны акча җыеп алалар икән. Без шуңа аптырыйбыз. Ул клубның хуҗасы бардыр ич? Клубның эш сәгате булырга тиештер, төнге өчкә кадәр клуб баскыч төбендә акырып, кычкырып авылның тынычлыгын алып бетерделәр. Без яңа кеше кергәч эш булыр, тәртип булыр дип өмет иткән идек. Бу хәл бөтен әти-әнине борчый. Кемгә әйтергә, кем белән киңәшләшергә белгән юк..." - бу әле хатта язылганнарның барысы да түгел, шәхескә кагылганнарын язып тормадым. Әлеге хатка игътибар да итеп тормас идек, кальян, җитмәсә клубта, төнге өчкә кадәр... башка күсәк белән суккан кебек итте. Наркоманиягә, экстремизмга каршы көрәшеп яткан булабыз. Чиста, әдәпле саналган Әтнә районында бу! Билгеле хатны чүп чиләгенә ташлап булмады, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов белән кичләтеп Күңгәр клубына киттек. Икебез дә аптырашта. Барып кердек, клуб ачык, эт-адәм юк, беренче катны айкап бетердек. Икенче катка күтәрелдек. Китапханәче Фәридә ханым эш урынында утырып тора. Сөйләштек, сораштык, соңыннан мөдир клуб җитәкчесе белән телефоннан аралашып алды. Очраган авыл яшьләреннән дә хатта язылганнарны сорадык. Иңөстен генә җыердылар. Күпмедер вакыт Күңгәрне айкагач, кайттык. Икәүләп шул көннән соң колакны торгыздык, һәркем үзенчә мәгълүмат эзләде. Аннан соң да берничә тапкыр әйләндем Күңгәрне, өченче тапкыр баруымда, бик тырышып эзләгәч, очраттым мәдәният йорты җитәкчесен. Сөйләштек. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипованы да күрдем. Хатта күрсәтелгән фактлар өлешчә расланмаса да, авыл эчендә кальян тоткан кеше булуын, аны табуларын әйттеләр. Тик бу әле дәлил түгел, кальянны өйдә тоту берни турында да сөйләми. Эзләсәң тырнак астыннан кер табып була билгеле, кимчелекләр бар, эшли башлаган кеше ялгышмый да калмый. Ул хакта мәдәният йорты җитәкчесенә район белгечләре аңлатты. "Бүгенге көндә Күңгәр мәдәният йортында үзебезнең методист Райлә Галиева эшләп тора, хатта язылган директор декрет ялына киткәч, аның урынына кеше билгелибез, кандидатура бар", - диде Азат Хәйретдинов.

Икенче, өченче хат редакциягә Өлкәннәр көне узгач килде. Беренче хатны Күңгәрнең Молодежная урамында гомер итүче пенсионерлар яза. "1 октябрь көнне өч авылның пенсионерын мәктәпкә чәйгә чакырдылар. Ә без мәхрүм калдык, чөнки безнең урамнан берничә кешене генә чакырдылар. Нишләп алай булды икән, безнең ни гаебебез бар? Безнең урамга әйтеп йөрергә тиеш булган кешенең вакыты булмаган, үз эшен җиренә җиткереп эшләмәгәч ник ул кеше бу эшкә алынган. Безгә башка кеше билгеләрләр иде, сәвиттә кеше бетмәгән ич. Берсе дә үз акчасына ашатмый, үз өенә чакырмый. Чарасын күреп, гаеплене ачыкларлар дип уйлыйбыз. Безнең авыл советын да гаеплисебез килми, алар әйткән бит берәүне дә калдырмаска дип. Икенче мондый эшләрне уйлап эшләсеннәр иде".

Өченче хат Күшәр авылыннан, эчтәлеге бик охшаш. "Авыл сәвите башлыгы мәктәпкә олыларны җыйнап бәйрәм уздырды. Анда да гаделлек булмады. Ул без олыларны сайлап-сайлап кына, өйләрне сикертеп чакырткан. Үзенә ошаганнарны гына чакырткан ул, авылда шундый сүзләр йөри. Имеш пенсионерлар күп бит, бөтенесе килеп бетсә, каян ашарга җиткерәсең дип әйткән сәвит председателе. Без беребез дә ач түгел, анда ашау өчен бармыйбыз..." - хат шул рәвешле дәвам итә дә шәхесне мыскыллауга күчә. "Олыны-олы, кечене кече итә белергә өйрәнергә вакыт", дип төгәлләнә. Әлеге өч хатны да тикшереп, байтак кеше белән сөйләштем. Сәвит председателен гаепләүчеләр дә юк түгел, бар әйткәне, бар әйтмәгәне, бар расланганы, бар расланмаганы. Өлкәннәрнең күбесе рәхмәт укый, "Оештырганнар бит, чакырмаса инде, пакетын китерделәр, икенче юлы дәшәрләр, без чынлап та күп бит, авылдагы юлы кирәк иде, менә анысын эшләтте, булдыра ул үзе...", - дип авыл башлыгын мактап әйтүче дә аз түгел. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ ханымның үзе белән дә сөйләштек, хатларны бергәләп укыдык, "Беренче тапкыр өлкәннәрне чәйгә чакырып караган идек, элек мин эшли башлаганчы бездә пакетлар гына өләшкәннәр, авыл җирлегендә 380 өлкән кеше бар,үземчә яхшы булсын, үзгә, әйбәт булсын, дигән идем; берәүгә дә кешене аерып чакырыгыз, дип әйтмәдем, үпкәләүчеләр дә булгандыр, "Сеңелем, чакырганыгыз өчен рәхмәт, мин килә алмыйм", дип шалтыратучылар да күп булды. Бәйрәмнән бар да канәгать калган кебек иде, ике авылга йөздән артык кеше килде..."- ди сөйли җитәкче. "Икенче елга уйлап бетереп, бу кимчелекләрне кабатламабыз", - дип тә өсти.

Ә минем нәкъ менә Сез язган соңгы җөмләгә басым ясап, күп нәрсәне газета аша тотып селкемичә генә, берегезнең дә исемен күрсәтмичә генә, Күңгәр авыл җирлегендә яшәүчеләргә эндәшәсем килә. Олыны олы, кечене кече итәргә өйрәнү кирәк, һәм кара-каршы утырып сөйләшү җитми сезгә. Кем белән генә сөйләшсәм дә, "Минем дәлилем бар, әйттеләр", дигән сүзне еш ишеттем, "Ә үзе белән кара-каршы сөйләшкәнегез бармы?", дигәч, дәшмиләр. Бер авылда яшисез, үзара аңлашыгыз, максатыгыз да бер булырга тиеш, акылыгызга килегез, болай төрле җирләргә аноним хатлар язып, өченче кеше әйткән сүз белән бер-береңне гаепләп, эштән алып, бер генә мәсьәләне дә уңай хәл итеп булмый - монысы үзең утырган ботакны чабуга тиң. Уңай үзгәрешләрне дә күрергә өйрәник, эшләп җиткермәгәнне бергәләп, киңәшләшеп эшләп була. Дошман эзләмәсәң дә табыла. Җитәкчедән дә олы йөрәкле булу сорала. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең "Кешеләрне яратмыйсың икән, хакимияткә килмә", - дигән сүзләрен дә онытмыйк. Ачуны да вакытында йоту кирәк. Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәп, бәхетсезлегенә дә... Сез язган хатларны укып, аралашканнан соң, әнә шундый нәтиҗә ясыйсым килә. Берегезне дә гаепләмим, "кырмыска күче"нә таяк тыгу бу очракта файдага түгел. Ә авылның кырмыска күченә охшап кайнаган җирләре әле байтак...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: