Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кибет киштәләре тулы. Халык күпләп ашамлык җыя дигән хәбәр дөреслеккә туры килми - фоторепортаж

Район үзәгенең берничә кибетендә йөреп чыктык. Ажиотаж, халык кырып-себереп, ашамлык җыя, дигән хәбәрләр йөри ватсапта. Әтнәдә дә шулай, диючеләр бар.

Район үзәгендәге халык купләп йөри торган берничә кибеттә, шулай ук кечкенә кибетләрдә дә булдык. Кибет продукцияләреннән киштәләре сыгылып тора.

Халык арасында коткы таралган, бигрәк тә шәһәр җирендә. Халык күпләп ярма, он һәм башка төр ризыклар ала. Райондагы зур кибетләр директоры булган ханым да: "Ажиотажны күбрәк шәһәрләр ясый. Шәһәрдән кайтып товар алучылар бар. Товар бетми инде ул. Гел кайтып тора", - дип ачыклык кертте.. 

Шунда ук бер апаң: "Сеңлем, адәм көлкесе инде, Адәм баласы үзенең иммунитеты какшаганын аңлый микән. Нишләп ашарга бетсен инде. Кара бу киштәләрне, нәрсә генә юк бит. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Моңа кадәр дә әллә нинди авыртулар булды. Ризыклар бетмәде", - ди.  

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев