Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә киләчәкне бүгеннән кайгырталар

Шушы көннәрдә, мөселман дин кардәшләребез өчен изге көн дип саналучы җомга көнне, агымдагы елда эшләнгән эшләрне барлап, карап чыгу һәм алга таба башкарасы эшләрне искә төшереп, яңартып алу максатыннан, өч авылны берләштереп торучы "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының җитәкче даирәсеннән булган эшче- хезмәткәрләр, мәчет имамнары һәм ветераннар советы вәкилләре катнашында утырыш булып...

Шушы көннәрдә, мөселман дин кардәшләребез өчен изге көн дип саналучы җомга көнне, агымдагы елда эшләнгән эшләрне барлап, карап чыгу һәм алга таба башкарасы эшләрне искә төшереп, яңартып алу максатыннан, өч авылны берләштереп торучы "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының җитәкче даирәсеннән булган эшче- хезмәткәрләр, мәчет имамнары һәм ветераннар советы вәкилләре катнашында утырыш булып узды. Анда республикабызда кабул ите.лгән кануннар нигезендә, бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче күп кенә максатчан программаларга тукталып кителде, аларның тормышыбызга, көнкүрешебезгәбик тә әһәмиятле һәм мөһим булуы ассызыклап үтелде. Җирле үзидарә башлыгы Вазыйх Хисматуллин һәр мәсьәләгә мөмкин кадәр якын килеп, якын киләчәктә эшләнәсе эшләргә һәр кешенең дә актив рәвештә катнашуы кирәклеген искәртеп узды.Күмәк хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов эшләнгән эшләргә дөрес нәтиҗә ясап, уңай бәя биреп, алга таба да ярдәме булачагын белдереп, имамнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.Үз нәүбәтендә ул, әлбәттә, әле һаман да барыбыз өчендә көн кадагында торучы мөһим булган эшләрнең чишү юлларын бергәләп эзләп табып, уртага салып сөйләшеп, халык тарафыннан битараф калынган җитешсез якларгааеруча басым ясап, ачыклык кертеп узды. Аерым шәхесләрнең дә фикерләре, киңәшләре тыңланып, исбпкбә алында. Җыелышта сөйләшенгән барлык фикерләрне бергәтуплап, уйлап, хөрмәтле авылдашлар, барыбызга да тамырдан үзгәреп, зират өмәләрендә ихлас күңел белән, күмәк рәвештә катнашып, әллә кайлардан күренеп, балкып торучы дин йортларына күбрәк тартылып, челтерәп агып торучы чишмә, су буйларын саклап, урамнарны, капка төпләрен, юл буйларын чиста тотып, өлкәннәребезгә хөрмәтле караш булдырып, яшь буынның киләчәгенкайгыртып, исән-сау булып яшәргә һәм тырышып эшләргәкирәк булачак. Моның өчен тормышта мөмкинлекләрнең күп булуын уйлап, күмәк хуҗалыгыбызның күп еллардан бирле тотрыклы эшләп баруы нәтиҗәсендә, аллага шөкер, бик матур итеп гомер кичерәбез. Берсеннән- берсе матур йортлар, бизәкле капка- коймалар, төзек каралты- куралар, мал-туар, кош-корт - болар барысы да авылда яшәүче тырыш, булдыклы, уңган кешеләрнең күп булуында, һәм аларның фидакарь хезмәт итүләренең нәтиҗәсе. Авылның байлыгы булып, иң беренче чиратта, әлбәттә, аның кешеләре тора һәм ул кешеләрнең бер- берсен санлап, аңлап, ярдәм итешеп, дус булып яши белүләредер, мөгаен."Үзең нинди, көзгең шундый", - ди бит халык мәкале дә. Туган авыл, туган як турында уйлаганда, иң беренче булып күз алдына шаулапүсеп утыручы иген кырлары, алар өстендә сайраган тургайлар, чәчәкле болыннар, хуш исле печән басулар, яңа гына сауган сөт исләре, челтерәп агып торучы чишмәләр, су буйларында талларга кунып сайраучы сандугач тавышлары килеп баса. Бу - табигый хис, без, барыбыз да дисәм дә ялгыш булмастыр, авыл мөхитендә тәрбияләнеп үскән кешеләр. Искиткеч матур, гүзәл, бай табигатьле газиз җиребездә алга куйган максатларгаирешеп, авылыбызның яшәешенә, киләчәк язмышына битараф булмыйча, ата- бабаларыбыздан калган изге йолаларны саклап, аларга хөрмәт белән карап, исәнлектә, смаулыкта, иман байлыгы белән, җан тынычлыгы тоеп, бәхетле гомерләр кичереп, яшәсәк иде, авылдашларым!Яңа еллар уңышлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев